Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды

Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды  Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бүген Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының студентлар өчен яңа тулай торагында булды.

Казанның Яруллин урамында урнашкан 19 катлы тулай торак 2013 елның сентябрендә төзелә башлаган, бүгенге көндә ул тәмамланган.

Тулай торакка керү юлында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүчеләрне КДЭУ студентлары каршы алды.

Тулай торакның холындагы экранда объектны төзү этапларын чагылдырган видеоролик күрсәтелде. Яңа бина 560 кешегә исәпләнгән. Анда 110 блок-фатир унашкан, шул исәптән бер бүлмәле - 2, ике бүлмәле 74 һәм өч бүлмәле 34 фатир. Бинада ике лифт эшли.

Рөстәм Миңнеханов студентлар өчен бүлмәләрне, кухня һәм санитар бүлмәләрне, холларны һәм башка биналарны карады.

Карау барышында аңлатмаларны КДЭУ ректоры Эдвард Габдулҗанов бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20