Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2016

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе делегациясе белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ГАҖ делегациясе белән очраша. Бу турыда ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда “РИТЭК” ААҖ һәм ТРда “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасын уздыру турында сөйләшү алып барылачак. Ул тантанада шулай ук Татарстан Президенты да катнашачак.

Искәртеп үтәбез: социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы ”Лукойл” ГАҖ эшчәнлек алып барган барлык төбәкләрдә дә үткәрелә, 2010 елдан – Татарстан Республикасында да.

Конкурс ”Лукойл” нефть компаниясе эшчәнлек алып барган төбәкләрдә социаль проектларның һәм хәйрия эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә, актуаль социаль проблемаларны чишүдә иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның башлангычларына ярдәм итүгә йөз тота.

Югарыда әйтелгән VII конкурсның грант фонды 25 млн сум тәшкил итә. Конкурска нәтиҗәләр чыгару тантанасы “Пирамида” комплексында була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20