Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә республика мәдәни мирас объектларын карады

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика мәдәни мирас объекты – Галиев мәчетен (Казан, Г.Тукай ур., 40/22) карады.
Хәзерге вакытта монда реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла.
Искәртәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчете бинасын карап чыкты, бина эчендә баручы эшләр белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, акча бүлеп бирелгән, һәм ул объекттагы эшләрне тизләтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Галиев мәчетен декабрьдә Мәүлет бәйрәменә ачу мөмкин булачак.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Галиев йортын карады, анда да реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла. Реставрация эшләренә барлыгы 100 млн сумлап акча бирелгән.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы баш мөфтие Камил хәзрәт озата йөрде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты Сошествие Святого Духа чиркәвенә (Казан, Т. Миңнуллин ур., 21) китте.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан каршы алды.
Искәртәбез, элек бу бинада балалар курчак театры урнашкан булган. 2012 елның маенда бина Казан епархиясенә тапшырылган, настоятеле итеп протоиерей Алексей Чубаков билгеләнгән. 2012 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә храмда булган. Объектка ремонт-торгызу эшләре уздыру турында карар кабул ителгән.
Шул максатларга 100 млн сум бүлеп бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Православная гимназия имени святителя Гурия Казанского» мәгариф учреждениесен карады.
Аннары Рөстәм Миңнехановка Сошествие Святого Духа чиркәве комплексына керүче православие гимназиясен үстерү планнары турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20