Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Казан үзәгенең тарихи кыяфәтен саклап калу бик мөһим"

Казан үзәгенең тарихи кыяфәтен саклап калу бик мөһим. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең тарихи үзәгендәге яңа төзелеш мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәдә билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар торгызу планлаштырыла торган берничә мәйданчыкта булды һәм Казан үзәгендә төзелешне чикләү турындагы карарның үтәлеше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, төзелеш компанияләре җитәкчеләре һәм башкалар озата йөрде.

Тихомирнов, А.Айдинов, Старая, Петербург урамнарында төзелешкә бирелгән территорияләрне карау барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа төзелеш объектлары шәһәр үзәге архитектурасын бозмаска тиеш, шуңа күрә, башлыча, аз катлы йортлар төзү белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай ук Татарстан Республикасы лидеры төзүчеләргә шәһәрнең бу участогында транспорт коллапсы булдырмаска кушты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Кабан күле яр буендагы төзелеш планы белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, шәһәрнең бу өлешен төзекләндерү эшләре якын көннәрдә башланачак һәм ел азагына кадәр тәмамланырга тиеш.

Шәһәр үзәге буйлап сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Казансуның сул як ярында елга төбен тирәнәйтү һәм яр буен кору темплары белән танышты.

Казан үзәгендә яңа биналар салу буенча калган проектлар турында Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмә барышында тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы объектларның биеклеген чикләү һәм шәһәрнең архитектур ансамблен саклап калу кирәклеген тагын бер кат кабатлады.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20