Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2017

Рөстәм Миңнеханов Казанда 21нче шәһәр поликлиникасының яңартылган бинасын ачты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Идел буе районында 21нче шәһәр поликлиникасының яңартылган бинасын ачты.

«Кадерле дуслар, ниһаять, менә яңа поликлиниканы тапшырабыз. Биредә 60 мең тирәсе кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Яңа поликлиника булдыру эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәтлебез», — диде сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин поликлиника базасында профилактик күзәтүләр юнәлешен дә булдыру ниятләнүен хәбәр итте.

«Еллар буе медицина ярдәменә мөрәҗәгать итмәүчеләрнең килүе безгә аеруча мөһим, алар үз сәламәтлекләре торышын белми бит. Безнең бурыч — максималь уңайлы, аңлаешлы һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәтү», — дип җиткерде Гадел Вафин «Сәламәтлек индустриясе. Казан» халыкара күргәзмәсендә.

Искәртеп үтик, әлеге поликлиника Казанда иң зурысы һәм аның мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә.

Казан шәһәренең Идел буе һәм Совет районының бер өлеше — Азино микрорайоны кешеләре биредә консультацияләр ала, диагностик тикшеренү һәм дәвалану үтә алалар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!