Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанда "Континент" балалар паркын ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Казанда "Континент" балалар паркын ачуда катнашты Казанда Х.Ямашев проспекты, 100б адресы буенча урнашкан яңа "Континент" балалар паркы ачылды.

Тантананың мәртәбәле кунагы Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар килгән иде. Рөстәм Миңнеханов өчен яңа парк буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм парк проектының авторы Дарья Толовенкова үткәрде.

Парк Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кысаларында ачылды. Башкаланың күп кешесе аның белән Парклар һәм скверлар көнен бәйрәм иткән көннәрдә танышып өлгерде, хәзер ул үз ишекләрен даими йөрүчеләр өчен ачты. Парк берничә секторга бүленгән, алар континент исемнәре белән аталган, анда спорт зонасы, шул исәптән экстремаль уеннар өчен, шулай ук балалар һәм үзәк мәйданчыклар бар.

Рөстәм Миңнеханов парк территориясе белән танышты, ачылышка килгән кешеләр белән аралашты, паркның нәни кунаклары белән истәлеккә фотосурәткә төште. Глобус сурәтләнгән стендта, паркка килгән башка кешеләр беррәттән, буяу белән ясалган үз кулының эзен калдырды.

Балалар уен мәйданчыгында чәкчәкне сурәтләгән арт-объект әзерләнгән иде. Яңа объектны ачкан вакытта киселергә тиеш кызыл тасма белән беррәттән, Рөстәм Миңнехановка әлеге скульптурага финал элементын өстәргә, ә очына түбәтәй урнаштырырга тәкъдим ителде. Шул рәвешле, балалар паркы рәсми төстә ачылды.

Бүген кунаклар өчен уен программасы, халык иҗаты буенча тематик остаханәләр, инглиз теле дәресләре, дөнья халыклары гореф-гадәтләре һәм көнкүрше белән таныштурчы башка мастер-класслар оештырылган иде.

Фотосурәтне ТР Президенты матбугат хезмәте тәкъдим итте.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20