Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Рөстәм Миңнеханов Казанда Томотерапия үзәге ачылышында катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика клиник онкологик диспансеры базасында Томотерапия үзәге ачылды. Республика җитәкчесен Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин озата йөрде.

Президентка онкология буенча аеруча төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирүче, ябулы типтагы Россиядәге бердәнбер МРТ 3 Тесла томографын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Нур диагностикасы бүлегендә референс-үзәгендә, МРТ пульт бүлмәсендә булды. Президентка яңа аппаратның өстенлекләре турында сөйләнеп, элек аерым әгъзаны гына тикшереп булса, хәзер бөтен организмны тикшереп булу турында әйтелде. "Бу иң соңгы чыкканымы", - дип кызыксынды ул. "Бу иң алдынгы технология, Татарстанда бу беренче аппарат. Диагностика стадиясендә хаталарны мөмкин кадәр киметергә мөмкинлек бирә", - дип җавап бирде белгечләр.

Аннары ул Нур белән дәвалану алдыннан томотерапия әзерлеге узу үзәген карап чыкты. Гадел Вафин онкологик авыруларны дәвалау этаплары, үлемне киметү юнәлешендәге эшләр турында кыскача мәгълүмат бирде.

Яңа томография үзәге яман шештән интегүче пациентларга нур терапиясен нәтиҗәле итеп, кырыйдагы тукымаларга нурланыш мөмкин кадәр кимрәк булырлык итеп уздырырга мөмкинлек бирә. Нурландыру алдыннан пациентка томография аппаратында шеш күләмен билгеләү өчен компьютер томографиясе үткәрелә. Аннары радиотерапия сеансы уздырыла. Дәвалау сеансы уртача 6-12 минут дәвам итә.

Томотерапиянең өстәмә үзенчәлеге шунда ки: дәвалана торган шешнең күләме һәм геометриясе буенча чикләүләр юк.

Ел саен Республика клиник онкологик диспансерында 5 меңнән артык МРТ-тикшеренү үткәрелә. Ә ихтыяҗ күпкә артык. Моңа кадәр тикшеренүләр 1,5 Тесла куәтлегенә ия бердәнбер магнит-резонанс томографында уздырылган. Яңа аппарат исә 3 Тесла куәтлегенә ия. Диагностика сурәтләре югары сыйфатлы, тикшеренү вакыты 30 минуттан 20 минутка кадәр кыскара. Яңа томограф, шеш таралышын бәяләү, ераграк урнашкан метастазаларны ачыклау өчен, кыска вакыт эчендә пациентның бөтен гәүдәсен тикшерергә мөмкинлек бирә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»