Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен хуплады

Кичә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр.
Барлыгы Казанда 25ләп парк зонасын торгызу һәм ремонтлау күз алдында тотыла. Проектларның һәрберсе турында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева җентекләп сөйләп бирде.
«Крылья Советов» паркын (Олег Кошевой ур.) реконструкцияләү проектын беренче булып күрсәттеләр. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, реконструкция гамәлдәге планлаштырылган структураны саклап калуны күз алдында тота. Бу – эре паркларның берсе.
Аннары Яңа Савин районындагы Әпсәләмов, Ямашев, Чистай урамнары янындагы «Ак чәчәкләр» скверы турында сүз барды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, скверга халык тавыш бирүе юлы белән исем бирелгән. Аны төзекләндерү татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов истәлегенә багышлана.
«Континент» балалар паркы проекты балалар һәм гаиләләр ялы өчен территорияне реконструкцияләүдән гыйбарәт. Парк эре транспорт чишелеше һәм торак районнары арасында урнашкан. Шуңа күрә монда яшел зона, ял итү мәйданчыгы, актив ял зонасы һәм башкалар булдырылачак.
Аннары Татарстан Президентына Декабристлар урамы буйлап «Яшьләр скверы», «Аккош күле» урман паркы, «Наратлык» паркы проектлары күрсәтелде.
Урицкий исемендәге паркны торгызу яшел массивны саклап калудан, яңа ял итү зоналарын яңартудан торачак. Парк ел буена шәһәрлеләр өчен популяр булып кала, ул зур потенциалга ия.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Декабристлар урамы буендагы скверны, Роман Петров исемендәге паркны (Киров районындагы Халтурин ур.), Юдино бистәсе торак массивындагы сквер-мемориалны, Меңьеллык паркын һәм Яшь парлар паркын, Тинчурин исемендәге паркны реконструкцияләү проектлары күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Президентына «Аксенов-сад» (Чехов ур, Вахитов районы) скверы идеясе турында җентекләп сөйләделәр, ул Россия язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышлана.
Азакта Дан скверын (Җиңү проспекты), «Вахитов» паркын, Ирек мәйданы скверын, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае алдындагы ял итү паркын һәм мәйданчыкны (Дәрвишләр бистәсе) һәм башкаларны реконструкцияләү проектлары тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады. Ул Эксперт советы әгъзалары хуплавыннан башка эшне башламаска кушты. Проектларда барлык катнашучылар – архитекторлар, иганәче компанияләр вәкилләре, районнар җитәкчеләре эш башлар алдыннан үз гамәлләрен килештерергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, һәр проектта этаплап гамәлгә ашыру каралырга тиеш. Иң мөһиме – бу парклар һәм скверлар халык йөрерлек булсын иде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, реконструкция скверга йөриячәк кешеләрнең яшен дә исәпкә алсын иде, җәяүлеләр зоналарымы ул яисә актив ял итү һәм спорт мәйданчыкларымы. Ул Мәскәүдәге Горький исемендәге үзәк паркны уңай мисал итеп китерде, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20