Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.12.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдим ителде. Татарстан Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты. 
Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәге белән янәшә күп катлы җир асты парковкасы проектына аерым тукталды, аның сүзләренчә, бу корылма шәһәр үзәген автомобильләрдән шактый арындырачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, «Казан» ММҮ – туристлар яратып йөри торган урын, шуңа күрә төзү эшләре вакытында бинага керү юлын япмаска һәм турфирмаларга һәм экскурсоводларга Казанның Меңьеллыгы музеена керү режимын җиткерергә кирәк. 
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанның тарихи үзәгендә барлык төзелеш гамәлләре республика җитәкчелеге белән килештерелергә тиеш. 
Ул шулай ук транспорт коллапсы булдырмас өчен төзүчеләргә кирәкле чаралар күрергә кушты.
Аннары Рөстәм Миңнехановка кайбер тарихи объектларны реконструкцияләүнең барышы турында сөйләделәр, шул исәптән Галиев йорты һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры бинасы. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алар барысы да үзләренең тарихи кыяфәтләренә мөмкин кадәр туры килергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады, әмма, бары тик экспертлар комиссиясе һәм Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештергәннән соң гына эшкә керешергә кирәк, диде. 
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20