Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанның ТЭЦ-3 модернизацияләү барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Казанның ТЭЦ-3 модернизацияләү барышы белән танышты Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТГК-16" ААҖ генерирлаучы компания энергетика объекты - Казан ТЭЦ-3не модернизацияләү барышы белән танышты.

ТЭЦ-3не модернизацияләү станциянең файдалы эш коэффициентын 46 проценттан 64 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу дефицитны киметә һәм Казан халкы һәм сәнәгать предприятиеләренең электр энергиясенә артып баручы ихтыяҗларын тәэмин итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов станциянең яңа блогын төзү мәйданнарын карады, аны дөньядагы иң көчле газ-турбина җайланмасы белән җиһазландыралар. Бүген әзерлек эшләре тулысынча тәмамланган: төп җиһазлар өчен нигез салынган, газ турбинасы һәм генераторны кую эшләре алып барыла. 

Тулысынча эшләрне 2017 елда тәмамлау планлаштырыла. Яңа энергоблокны сафка кертүдән соң электр станциясенең көче 420 мегаваттан 772 мегаваттка җитәчәк.  Рөстәм Миңнехановка Казан ТЭЦ-3не һәм Түбән Кама ТЭЦны модернизацияләү турында аерым презентация күрсәттеләр. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20