Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанны венчурлы бизнес өлкәсендә махсус полигон итеп сынап карарга тәкъдим итте

Казанның “Корстон” комплексында ачылган XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре программасы кысаларында узган төп чараларның берсе "Россиянең инновацион экосистемасы - хәзерге вакытта һәм киләчәктә мөмкин булган сценарийлар. Төбәкләр үсеше стратегиясе драйверы буларак кластерлар" темасына пленар утырыш булды.

Аның эшендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, статс-секретарь - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун Финбар О’Лири, венучурлы инвесторлау өлкәсендә АКШ, Корея, Сингапурдан вәкилләре катнашты. Модератор ролендә "ТР Инвестицион-венчур фонды" дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айдельдинов чыгыш ясады. Хакимият, бизнес, үсеш институтлары, инвестицион фондлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм халыкара экспертлар Россиядә инновацияләр һәм венчур бизнесы үсеше сценарийлары турында фикер алышты.

Пленар утырыш җанлы аралашу рәвешендә барды. Спикерларның һәркайсы Россиядә венчурлы инвестицияләү мәсьәләсенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Игорь Агамирзян фикеренчә, соңгы 15 ел эчендә Россиянең венчур инверстицияләре базары тотрыклы үсеш алды – монысы бәхәссез. “Озак вакыт дәвамында без, башка илләргә караганда, күпкә тизрәк үсеш алдык. 2010-2012 нче елларда венчур инвестицияләре базары күләме 10 мәртәбә артты. 2013 нче елга үсеш акрынайды, хәтта юк дәрәҗәдә дип әйтергә була. 2014 нче елда инвестицияләр күләменең күпкә түбәнәюе күзәтелде”, - дип белдерде Игорь Агамирзян. Ул дәүләт үсеш институтлары венчурлы инвестицияләү базары уенчылары белән көндәшлек итәргә тиеш түгел дип саный. “Конкуренция түгел, ә шушы базарда җитешсезлекләрне юкка чыгаруга омтылыш өстенлек итәргә тиеш”, - дип билгеләп үтте "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры.

Рөстәм Миңнеханов соңгы 15 елда илдә һәм соңгы 10 елда Казанда венчурлы инвестицияләү өлкәсендә аз эш башкарылмаганын ассызыклап узды. “Бу тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек, өстәвенә, без яңа эш формалары да эзлибез кебек, әмма барыбер тизлекне көчәйтергә кирәк. Эшнең асылын гына өйрәнә торган вакыт узды инде. Бу өлкәгә барлык инновацияләрне, эшләнмәләрне җәлеп итү зарур – бу югары мәктәп. Нәкъ менә шул мәктәпнең эше бүген әле җиренә җиткерелгән түгел. Безгә Фәннәр академиясен башка юнәлешкә борырга, кулланучыларны якынайтырга кирәк. Бүген технологияләрне чикләү бар, әмма дә ләкин бу вәзгыятьтә дә элемтәләрне саклап калу мөһим. Бергәләп алдагы үсешкә омтылырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры пленар утырышта катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төбәкләрнең дә бу мәсьәләгә кызыксынуы булуы зур әһәмияткә ия. “Үзебез теләгән нәтиҗәләр барыбер дә күренми әлегә”, - дип нәтиҗә чыгарды ул.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Казанны һәрвакыт очрашулар уздырып, проектларны өйрәнә торган махсус полигон рәвешендә сынап карау тәкъдиме белән чыкты. “Биредә мастер-класслар уздырып та булыр иде. Һаман да күбрәк проектлар тудыра алырлык мохит булдырырга кирәк. Татарстан моңа әзер, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгының бу тәкъдимне хуплаячагына өмет белдерде. - Партнерлардан эшне камилләштерү, идеяне ахыргача гамәлгә ашыру буенча фикерләр көтеп калабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры һәм Казанда ешрак очрашырга өндәде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20