Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Казаньоргсинтез" ААҖнең 2014 елгы эш нәтиҗәләре өмет уята"

Рөстәм Миңнеханов: "Казаньоргсинтез" ААҖнең 2014 елгы эш нәтиҗәләре өмет уята"  "Казаньоргсинтез" ААҖнең 2014 елгы эш нәтиҗәләре өмет уята. Бүген бу хакта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов акционерларның еллык гомум җыелышында чыгыш ясаганда белдерде. 

Ул билгеләп узганча, былтыр предприятиенең табышы 54 млрд сумнан арткан. "Һәм бу чик түгел. Бездә чимал белән тәэмин ителеш буенча сораулар бар. Бу гади бурыч түгел, әмма аны "ТАИФ" компанияләр төркеме системалы рәвештә хәл итә. Минемчә, чимал белән тәэмин ителешнең ышанычлылыгы күрсәткечләрне дә, финанс нәтиҗәләрен дә арттырырга булышачак. 2014 ел өчен финанс нәтиҗәләре, әлбәттә, лаеклы - 6 млрд сумнан күбрәк табыш. Компаниянең капиталлаштыру күләме ике тапкыр арту, уртача эш хакы 38 мең сум тәшкил итү - предприятиенең перспективалары яхшы булуны сөйли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Акционерларның еллык гомум җыелыш нштиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан лидеры аңлатып узганча, "Казаньоргсинтез" ААҖдә чимал белән тәэмин итүдә проблема туу предприятиенең җитештерү күләме артуга бәйле. Чимал җибәрүчеләр моңа әзер булмаган. Р.Миңнеханов билгеләп узганча, бүгенге көндә әлеге проблеманы хәл итүнең берничә юлы бар, шул исәптән "Татнефть" тарафыннан этан табу һәм бүлү күләмен арттыру. Моннан тыш, "Газпром" белән 10 елга исәпләнгән контракт әзерләү бара.

"Газпром" - безнең стратегик партнер. Бүгенге көндә ул үз өстенә алган барлык бурычларны үти. Без күләмнәрне арттыругы сорыйбыз, шуңа да хәзер килештерү процедуралары бара. Моннан тыш, бездә үз углеводород чималы бар. Ягъни, бу комплекслы эш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бездә углеводород чималын эшкәртү егәрлекләре без ала торган чимал күләменнән артыграк", - дип белдерде үз чиратында "Казаньоргсинтез" ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов һәм быел чимал күләме арту көтелә, дип хәбәр итте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20