Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде

Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисади саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.

Чара «Корстон» комплексында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт мәсьәләләре департаметы җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

Чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирә алдылар.

Сорауларга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – бөтендөнья дәрәҗәсендәге җитди структура, аңа 57 ил керә, бу илләрдә яшәүче кешеләр саны 1,2 млрд. тәшкил итә. Без үзебезне ислам дөньясыннан аерып куймыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәменә, илебез мәнфәгатьләрендә хезмәттәшлеккә исәп тотабыз. «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында да шундый бурыч куелган, диде ул.

Kazansummitка дөньяның 46 иленнән вәкилләр килү форумның зарурлыгын күрсәтә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул аерым билгеләп үткәнчә, Kazansummitта Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәни катнаша.

Иртәгә ИҮБ белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина арасында сөйләшүләр уңышлы узар дип ышанам, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, ислам банкингы механизмнарын файдалану мәсьәләсе буенча Герман Греф (Сбербанк) белән берничә мәртәбә сөйләшү булган. Бу – илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Россиядә ислам банкингы өчен мәйданчык булырга мөмкинме дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Без каршы түгел. Әмма моның өчен бик күп эшләргә кирәк». Татарстан – Россия регионнарының берсе һәм ул федераль законнар буенча яши, бу законнар ислам банкингын кулланырга мөмкинлек бирми әлегә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Федераль законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чит илләр инвестицияләрен икътисадка җәлеп итү турындагы сорауларга да җавап бирде. Авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү дә бик кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген илнең азык-төлек иминлеге темасы бик актуаль. Без бу юнәлештә актив эшлибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Мисал итеп Төркия компанияләре белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасында теплица хуҗалыгын төзүне китерде.

«Бүген Россия азык-төлек продуктларын читтән кертә, ә без аны читкә чыгара да алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең җир ресурсларыбыз күп, һәм инвестицияләр бик кирәк. Татарстан, мәсәлән, теләсә никадәр инвестицияләр кабул итәргә әзер, шул исәптән авыл хуҗалыгына да».

«Смарт Сити Казан» проекты буенча Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу проект бик перспектив. «Иртәгә без анда объектлар, торак йортлар, биналар төзергә хәл итсәк – теләүчеләр күп булачак, - диде ул, - бүген безнең бурыч – без Казанны үстерергә тиеш. «Смарт Сити Казан» – башкалабыз үсеше чыганагы».

Рөстәм Миңнеханов мәгариф, кадрлар әзерләү, яңа технологияләр мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Иң мөһиме бүген – кеше капиталы, диде ул, бу – безнең конкурент өстенлегебез, без, икътисадның яңа таләпләреннән чыгып, кадрлар әзерлибез. Без университетларыбыз тикшеренү үзәкләренә әверелүне телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда әзерләнгән «Стратегия – 2030» проектына игътибар итәргә кирәк, диде, ул шулай ук кеше капиталына нигезләнә.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20