Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2016

Рөстәм Миңнеханов КФУның татар телен өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ябылуга бәйле хәбәргә аңлатма таләп итте

Бүген “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар телен өйрәнү һәм тюркология кафедрасына бәйле мәгълүматка бәйле рәвештә, югары уку йорты җитәкчеләреннән аңлатма таләп итте һәм югары уку йорты ректоры Илшат Гафуровка мөрәҗәгать итте. Әмма аның утырышка килмәве ачыкланды һәм республика җитәкчесе ректорны тәнкыйть утына тотты.

“Интернетта фикер алышу бара, бүлеккә карата тәнкыйть тә бар”, - диде республика җитәкчесе.

“Мин университетта кафедраны ябу турында карар кабул итмәдем, тикшерелмәгән хәбәр таралган”, - дип җавап кайтарды әлеге институтның директоры Рамил Хәйретдинов.

Рөстәм Миңнеханов исә кыенлыклар килеп чыга икән, матбугат чараларын җыеп, аңлатма бирергә кирәклеген ассызыклады. “Мәгълүмат дөрес түгел икән, шунда ук аңлатма бирегез, моның бернинди авырлыгы да юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тә Президент фикерен хуплады. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20