Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Рөстәм Миңнеханов КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясен кабул итте

Рөстәм Миңнеханов КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясен кабул итте  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы (СУАР) делегациясе белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда шулай ук КХРның СУАР Коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында яклар Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән, Россия төбәге буларак, Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты. Без Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән уртак проектлар булдырырга телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанда Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы белән горурланалар. 

«Үткән ел Татарстан-Кытай багланышларының актив үсеше белән билгеле. Мин ике мәртәбә бу илдә булдым. Татарстанга да җавап сәфәрләре күп булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай ягы белән бергә шактый гына уртак проектларны гамәлгә ашыра: «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводын төзү, «Мәскәү-Казан» югары тизлекле магистрален салу, машина төзелеше һәм башкалар өлкәсендәге хезмәттәшлек. КХРның СУАР Коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Кытайга сәфәре ике арадагы багланышларны ныгытуга сәбәп булды. Бүген Синьцзян-Уйгур автономияле районы предприятиеләре Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә телиләр, диде ул.

Ся Гуантай билгеләп үткәнчә, бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Синьцзян-Уйгур автономияле районы арасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ся Гуантай автомобиль юллары салуга һәм Татарстан Республикасында логистик үзәк булдыруга кагылышлы проектлар буенча фикер алышты.

Очрашу азагында Кытай кунаклары Рөстәм Миңнехановны Синьцзян-Уйгур автономияле районына август аенда узачак Кытай товарларының зур күргәзмәсенә чакырдылар.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20