Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Киров исемендәге бакчаны ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Киров исемендәге бакчаны ачуда катнашты Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Киров исемендәге яңартылган бакчаны ачу тантанасында катнашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.

Киров бакчасы («Интернационал» скверы) Казан үзәгендә урнашкан һәм ландшафт архитектурасы ядкаре булып тора. Элек бу бакча урынында Печән базары булган.

Бакча уртасында Җир шарын кулларында тотучы өч атлет рәвешендәге скульптура композициясеннән торган фонтан касәсе урнашкан, ул 1935 елда корылган булган. Озак вакыт фонтан эшләмичә торган һәм Универсиадага геына яңартылган. 2015 елда паркны капиталь төзекләндергәндә әлеге конструкция тулысынча реконструкцияләнгән.

Паркны карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, реконструкция кысаларында койма, керү урыны һәм кече архитектура формалары тулысынча яңартылган. Шулай ук яңа газон чәчелгән, яктырту элементлары монтажланган, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тактиль плитка урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы күргәннәрдән канәгать калды. Ул паркның тематикасын уңай бәяләде һәм объектны вакытында тапшырган өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20