Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Рөстәм Миңнеханов коллегиядә: “Иң мөһиме — язгы чәчүне тиешенчә башкарып чыгу”

Рөстәм Миңнеханов коллегиядә: “Иң мөһиме — язгы чәчүне тиешенчә башкарып чыгу”Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Хәзерге икътисади шартларда, кредитлардан башка, бизнес алып бару бик кыен. Кризиска каршы көрәш чаралары кысаларында, без бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш. Сатуда булган продукциянең төрләрен киметүгә юл куярга ярамый. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бездә бәяләрнең артык “сикерүе”, азык-төлек җитмәү сизелми”, - дип утырышны башлап җибәрде Рөстәм Миңнеханов.

“Авыл хуҗалыгына килгәндә, хәзер иң мөһиме − язгы чәчүне тиешенчә башкарып чыгу. Чәчү вакытында барлык технологияләрне дә тиешенчә үтәргә кирәк. Авыл хуҗалыгының нигезе — ул терлекчелек. Аны саклап калу, терлекләр санын киметмәү мөһим һәм 2015 елда бу безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул соңгы 5 елда басуларда дымлылык җитмәү авыл хуҗалыгының икътисади өлешенә бик зур йогынты ясавын да искәртте. “Шуңа да карамастан, бездә төп азык-төлек продукциясе җитәрлек күләмдә җитештерелә. Узган ел җитештерелгән продукциянең бәясе 189 миллиард сумга җиткән”, - дип нәтиҗә чыгарды ул.

Ярминкәләр оештырган өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ул аеруча да рәхмәтләрен җиткерде. Президент сүзләренчә, ярминкәләр кала халкына авыл хуҗалыгы продукциясен 20-30 процентка арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә. “Миллионлы шәһәрләр арасында бездә 13 төрле төп азык- төлек продукциясен иң түбән бәядән сатып алырга мөмкин”, - диде республика җитәкчелеге.

“Авыл хуҗалыгы өлкәсенә дәүләт ярдәме һәрвакыт бар һәм ул бик җитди ярдәм дияр идем. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы дигәч, без эре оешмаларны гына күздә тотарга тиеш түгел, чөнки бездә хосусый ярдәмче хуҗалыклар да шактый. Аларда бик күп кеше эшли. Андый хуҗалыклардан башка, алга куйган максатларга ирешү кыен. Гаилә фермаларын да әйтмичә булмый. Республикада 1093 гаилә фермасы бар, 138е төзелеп ята. Алга таба да бу юнәлештә эш алып барырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Лизинг-Грант” программасы нигезендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 800дән артык кеше техника сатып алган. Урта һәм кече бизнесны үстерү буенча төрле проектлар булуын, сыер фермаларын төзекләндерү буенча һ.б. программаларның алга таба да эшләячәгенә Президент вәгъдә бирде.

Язгы чәчүгә 15 миллиард сумга якын акча кирәк булачак. Әлегә республикада бу сумманың 5-6 миллиард сумы бар, калган сумманы исә банклардан алырга, алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклегенә басым ясады. “Республика һәм федераль дәрәҗәдәге ярдәм белән, ташламалы шартларда кредитлар алып булыр дип ышанам. Чәчүне башкарып чыгарга кирәк, чәчү кампаниясе исә ике атна чамасы гына бара: акча барлыкка килгәч кенә чәчү чәчеп булмый”, - диде Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәләдә югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыклардан үрнәк алырга өндәде.

Утырышта төп доклад белән министр Марат Әхмәтов чыкты: ул республиканың узган ел авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары хакында сөйләде һәм җитешсез якларга да тукталып үтте, 2015 елга куелган бурычларны барлады. Чарада Актаныш, Әтнә, Буа районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар да чыгыш ясады.

Коллегия утырышы ахырында ТР Президенты тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20