Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Рөстәм Миңнеханов Краснодарда Россия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарга эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты – Россия Федерациясе Президенты каршындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышында катнашу иде, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте. Әлеге чара ил Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Утырышта катнашучылар – федераль министрлар һәм Россия төбәк җитәкчеләре илнең спорт резервы һәм җыелма командалар әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләште.  

"Балалар һәм яшьләрнең спорт әзерлеге системасына нигез дистә еллар дәвамында салынган. Әмма дөньякүләм спорттагы заманча тенденцияләр, фәннең яңа мөмкинлекләре, технологияләр, шулай ук яңа чакырулар методика һәм карашны җитди рәвештә яңарту бурычын куя", – дип белдерде Владимир Путин. – Безнең максат – яшь спортчыларны, тулаем ил спортын көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү, күп төрле юнәлешләр буенча лидерлыкны саклап калу".

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20