Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2016

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада Нурминкә елгасы буенда алып барылган эшләр белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында Нурминкә елгасы буенда алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты. Объект су саклау зоналарын уңайлы итү программасына керде һәм берничә атнада тулысынча үзгәрде.

Искәртеп үтик: Татарстан лидеры бүген Кукмара муниципаль районына эш сәфәре буенча килде. Моңарчы ул урып-җыю кампаниясе барышы белән урында танышты, эреләрдән саналган “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булды һәм бүген яңа фатирларына күченгән 21 гаиләне котлады.

Җиңү паркында Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды. Аннары алар парк каршындагы мәйданда “Осталар шәһәре” күргәзмәсе буйлап узды. Кукмара төбәге осталары республика лидерына үзләренең кул эшләрен күрсәтте.

Президент килгән вакытта җәйге сәхнәдә үзешчән коллективларның бәйрәм концерты бара иде.

Рөстәм Миңнехановны Нурминкә елгасы буендагы эшләр белән таныштыруны Наталия Фишман парк сыннары белән бизәлгән югары аллеядан башлады. Яр буенда ял итеп йөри торган аллеяга төшү урынында республика Президентына биредә булган үзгәрешләр ачык чагылдырылган мәгълүмати такта куелган иде. Ә алар аз түгел: елга буйлап пычрак һәм теләсә ничек үскән куаклыкны чистартып, тигезләп кискәннәр, газон үләне чәчкәннәр.

Елга буйлап ял итеп йөрүчеләргә чын агачтан юл ясалган, шунда гына ачык концерт мәйданчыгы барлыкка килгән. Кукмара балалары – “Созвездие – Йолдызлык” республика конкурсы җиңүчеләре – Татарстан Президентына районга ясалган бүләк өчен музыкаль сюрприз әзерләгән иделәр.

“Әлегә проектның беренче чираты гына тормышка ашырылды, - дип аңлатты Наталия Фишман ял мәйданчыгын караганда.- Яр буен ике яклап уңайлыклар белән тәэмин итү, шул рәвешле, ял зонасын арттыру күздә тотыла. Бу исә күбрәк кешегә килеп ял итү мөмкинлеге бирәчәк”.

Проектның ничек гамәлгә ашырлуыннан Рөстәм Миңнеханов канәгать калды. Район символларының берсе булган Кукмара киез итекләре күргәзмәсе дә үзенчәлекле һәм тәэсирле килеп чыкты.

Бу минутларда Рөстәм Миңнеханов инде Мамадыш районында йөри. Анда Татарстан Президенты очкычтан урак барышын карап уза, уңыш җыюда эшләүчеләр белән очраша. Аннары “Продпрограмма” агросәнәгать комплексында терлекчелек комплексында була. Шулай ук Яңа Ушма авылында Мәдәният йортын ачуда катнаша, Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр китерә. Соңыннан республика лидеры Яңа Ушма авылының капиталь төзекләндерелгән мәктәбе бинасын күздән кичерергә җыена.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20