Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2015

Рөстәм Миңнеханов “LADA XRAY” һәм “LADA Vesta” автомобильләрен сынап карады

Рөстәм Миңнеханов “LADA XRAY” һәм “LADA Vesta” автомобильләрен сынап карады Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йорты каршында “АвтоВАЗ” ААҖ башлыгы Бу Инге Андерссон озатуында ширкәтнең яңа модельләре – “LADA XRAY” һәм “LADA Vesta” автомобильләрендә йөреп, аларны сынап карады.

Искәртеп узабыз: “АвтоВАЗ” ААҖ бүген Казанда башланачак Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы  Дөнья чемпионатының төп илкүләм партнеры булып тора.

Тест-драйв узгач, Татарстан лидеры журналистларга автомобильләр турында хис-кичерешләрен җиткерде. “Әлеге машиналар бик яхшы тәэсирләр калдырды. “LADA Vesta” тулысынча Тольяттида эшләнгән. Бик шәп машина, бәясе дә артык югары түгел, идарәсе дә яхшы. “LADA XRAY” бераз зуррак, әмма шулай ук бик уңайлы. Бүген “АвтоВАЗ” төрле ихтыяҗларга һәм финанс мөмкинлекләренә исәпләнгән тулы модель рәтенә ия. Автомобильләрнең сыйфатлы булуы күренеп тора, двигателе дә тигез эшли, тормоз системасы бик яхшы. Мин төрлечә сынарга тырышып, махсус тормозга басып та, тизлекне күчереп тә карадым. Миңа бик ошады, мактауга лаеклы машина”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Бу Инге Андерссон Татарстанга янә килүенә шат булуын белдерде. Ул республика юлларында бүгенге көндә 500 меңләп "Lada" машинасы йөрүен билгеләп узды. “АвтоВАЗ” биредә автомобиль базарының 30 процент өлешен биләп тора. “ЛADA Vesta”ны быел 25 нче сентябрьдән күпләп җитештерә башлыйбыз. Хәзер көн саен бу модельдәге 6 автомобиль эшләп чыгарабыз. “LADA XRAY” 15 нче декабрьдә җитештерелә башлаячак. Бүген инде 25 автомобиль чыгарылды. 15 нче декабрьгә кадәр тагын 500 ләп автомобиль ясаячакбыз”, - дип белдерде “АвтоВАЗ” ААҖ президенты.

Рөстәм Миңнеханов “АвтоВАЗ” ширкәтенең ФИНА чемпионатында пассажир ташучы төп партнер булуын искәртеп, завод җитәкчелегенә бик рәхмәтле булуын белдерде. “Бүген без Спортның су төрләре буенча дөньякүләм чемпионатка старт бирәбез. Мин чит ил кунакларының Россия автомобильләрен күреп гаҗәпләнәчегендә шикләнмим, алар бу машиналарның чит ил автомобильләреннән берни белән дә калышмавын, Россия юлларына хәтта күпкә яраклашкан булуы белән өстен торуын күрәчәк. Яңа модельләр – дөньякүләм дәрәҗәдәге автомобильләр. Мин үзебездә җитештерелгән машиналарны сатып алырга киңәш итәм”, - дигән сүзләрен җиткерде Р. Миңнеханов.

Аннан соң ТР Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов һәм Бу Андерссонның очрашуы узды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20