Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эш сәфәре кыла

 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханоы Линогорск муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәрнең төп максаты - Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 һәм "Татнефть" ААҖнең "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсе оешуга 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә уздыру. Киңәшмә район хакимияте бинасында узачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Лениногорск Мәдәният йорты биналарын ремонтлау барышы белән танышыр, 2нче гомумбелем бирү мәктәбен (Ленингорск, Моряков урамы, 4нче йорты) карар дип көтелә. Аның да блокларының бер өлеше ремонтлауга мохтаҗ.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" (Садриев урамы, 20нче йорт) балалар стационарында да булачак  - анда да ремонт эшләре бара.

Татарстан Президенты Лениногорскида яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсенә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медален да тапшырырга җыена.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20