Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда "Португалия – Татарстан" эшлекле форумында катнашачак

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга (Португалия) ике көнлек эш сәфәре белән килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Португалия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак, "Португалия – Татарстан" эшлекле форумында катнашачак, анда, Россиянең алдынгы төбәге буларак, Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш Татарстан Республикасы Президенты Taguspark фәнни-технологик паркына да барачак.   
 
Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга визиты барышында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзалау көтелә. 
 
Татарстан Президенты шулай ук Португалиянең эшлекле даирә вәкилләре, Португалиянең Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы (AICEP), Португалия Сәүдә-икътисадый палатасы җитәкчелеге белән дә очрашачак.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20