Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.06.2016

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә җәмәгать судьяларының яңа бинасында булды

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты - "Татнефть" ГАҖ акционерларның гомуми еллык җыелышында катнашу. Башта Рөстәм Миңнеханов җәмәгать судьяларының яңа бинасында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты Аппараты матбугат хезмәте.


Президентны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар озата йөрде.

Элекке җәмәгать судьялары төрле биналарда утырган, еш кына торак йортларның беренче катларында участоклары урнашкан булган. Бу кыенлыкларга китергән: участокларны өске катлардан су баскан, ә бу суд милкенә зыян китергән. 2015 елда җәмәгать судьяларына яңа бина төзү турында карар кабул ителгән. Яңа бинада капиталь ремонт ярты елда тәмамланган.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләре нәтиҗәсен бәяләде. Ул суд бинасын карады, судьялар кабинетларында, архив бүлмәләрендә булды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, аз мобильле кешеләр өчен бөтен шартлар булдырылган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов суд практикасының яңа алымы - видеоконференцэлемтә системасы белән танышты. Ул хөкем ителүче сак астында булган һәм суд залына килә алмаган очракта эшне дистанцион караганда кирәк. ТР Президенты әлеге тәҗрибәне уңай бәяләде һәм бөтен республикага трансляцияләргә тәкъдим итте. 

Суд коллективы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу Татарстанда иң уңайлы һәм җәмәгать судьялары эшенә яраклаштырылган бина. "Бүген җәмәгать судьялары халык белән еш эшли. Эшләрнең 70 проценттан артыгы - гражданлык эше, - диде ТР Президенты. - Әлеге матур бина әлмәтлеләр өчен законлылык һәм тотрыклылык нигезе булыр дип өметләнәм".

ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев искәрткәнчә, Татарстанда җәмәгать судьяларын урнаштыру буенча планлы эш алып барыла. Чаллы, Түбән Кама һәм Казанда берничә объект сафка кертелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20