Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек Брнода Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-центрум” сәхнәсендә чыгыш ясаганда әйтте.

Республикабыз сәнгать осталары концерты Чехиядә Татарстан көннәре кысаларында уздырылды.

Тамашачыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Брнода татарстанлылар якын дуслары янына киләләр, чөнки Татарстан белән Көньяк Моравия крае арасында дустанә иптәшлек мөнәсәбәтләре урнашты. Ышанам, сәүдә, туризм, мәгариф, мәдәният өлкәләрендәге багланышларыбыз Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка әлеге концертны һәм Татарстан Республикасы көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский тамашачыларны – Европа илләрендә яшәүче татар диаспораларын сәламләде. Ул шулай ук Көньяк Моравия краена һәм Татарстан Республикасына киләчәктә уңышлар теләде һәм бу төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр Россия белән Чехия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга китерер дигән өмет белдерде.

Көньяк Моравия крае Гейтманы белдергәнчә, бүгенге концерт – Татарстан мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен үзенә бертөрле чакыру гына түгел, ул Татарстанның үзендә булу, аны әйбәтрәк белү – Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә булу өчен дә чакыру.

Концерт башланыр алдыннан исә Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, әлеге ансамбльның хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов дуэты, сәхнә сәнгатенең һ.б. осталары чыгыш ясады.

“Соно-центрум”га кергән урында Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов анда йөргәндә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка Татарстан өчен традицион һөнәрләр – тире иләү, итек басу турында сөйләде, тәкъдим ителгән әйберләрне күрсәтте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20