Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.12.2015

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Ватан геройлары көнендә Казанда батырлар хәтерен саклаган Мәңгелек утка чәчәкләр китерде

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Ватан геройлары көнендә Казанда батырлар хәтерен саклаган Мәңгелек утка чәчәкләр китердеРоссия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан геройлары көненә багышланган митингта катнашты һәм Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр китерде.

“Бүген без чираттагы тапкыр ил өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Ватан геройлары көнен билгеләп үтәбез. Аны бәйрәм итеп без Ватанны яклап батырлык кылган үзебезнең буын ватандашларыбызга, гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез. Бөек Ватан сугышында да, Әфганстанда инернациональ, Төньяк Кавказда хезмәти-сугышчан бурычларын үтәп, безнең сәнәгатьне һәм оборона көчен үстереп, галәмне яулап, хезмәттә батырлыклар кылып, безнең халык бөтен дөньяга сынмас рухын, ирекле, батыр һәм үз Ватанына карата мәхәббәтен күрсәтте”, - диде Михаил Бабич Җиңү паркына митингка җыелучылар каршында ясаган чыгышында.

Ул Ватан геройларының йөкләмәсе батырлык кылудан гына түгел, ә өйрәтүдән, Ватанга карата мәхәббәтне күрсәтүдән, яшьләр үзләренең нинди бөек илдә үсүләрен, ватандашлар нинди матур гореф-гадәтләр булдыруын аңлатудан гыйбарәт булуын да ассызыклады.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, үз бурычларын үтәгәндә иң кадерлесен — гомерен бирүчеләр хакында россиялеләр онытмасын өчен бөтен нәрсә дә эшләнелә. Аерым алганда, хәрби-патриотик клублар барлыкка китерелә һәм үстерелә, кадет корпуслары һәм Суворов училищелары яңартыла, гражданлык-ватанпәрвәрлек хәрәкәтләре үсеш ала.

“Яшьләребез тыныч күк астында укый, эшли, гаилә кора алсын өчен без барлык шартларны да тудырабыз. Хәрби чикләрдә, сәнәгатьтә, халык хуҗалыгында үз бурычларын үтәүче һәм илебез үссен һәм чәчәк атысын өчен нигез булдыручыларны без һәрчак истә тотачакбыз”, - дип тәмамлады сүзен М. Бабич.

Бәйрәм митингы һәм Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, дәүләт һәм муниципаль хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук ветераннар, Казан яшьләре, каланың кадет корпусларында белем алучылар, хәрби хезмәттәгеләр һәм бүгенге бәйрәмгә битараф булмаган барлык халык катнашты. Алар Мәңгелек утка чәчәкләр китерде.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиленә Җиңү паркында урнаштырылган хәрби техника презентацияләнде: аның тарихы, шәһәр халкы тарафыннан көн саен бу урынга зур игътибар бирелүе хакында сөйләнелде. Моннан тыш, Михаил Бабич парктагы “Хәтер китабы” тарихи мемориаль-комплексы белән дә танышты.

Искәртеп узабыз: митинг һәм чәчәкләр китерү бүгенге чараларның аз өлеше генә. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла торган Ватан геройлары көненә багышланган бәйрәм тантаналарның төп чарасы булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20