Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламенты депутатларына еллык юлламасында машина төзү тармагы алдында торган бурычларны билгеләп узды.

«Казан вертолет заводында Ансат һәм Ми-38 вертолетларын, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы базасында модернизацияләнгән ТУ-160 самолетын серияләп җитештерү, шулай ук, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында кораблар җитештерүне һәм экспортлауны арттыру өстенлекле бурыч булып тора», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗда кабиналар каркасы заводы төзелеше тәмамлану алдында торуын (2018 елда) билгеләп узды. Шулай ук, 2018 елда бер рәттәге 6 цилиндрлы яңа двигательләр җитештерүен эшләтеп җибәрү күздә тотылганын, КАМАЗ автомобильләренең магистраль төрдәге К5 буынының принципиаль яңа моделен базарга чыгарылуын әйтеп үтте.

Президент, газ-мотор транспорты базарын үстерү проекты кысаларында, «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе белән хезмәттәшлек итү, шулай ук, электр транспортын һәм пилотсыз автомобильләр җитештерү кирәклеген билгеләп узды. «Бу яктан без дөрес юнәлештә эшлибез һәм илкүләм технологик инициативаның федераль повесткасына тулысынча туры киләбез», — диде Президент.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха