Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында социаль объектларда булды

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында социаль объектларда булдыТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Менделеевск муниципаль районына эш сәфәрендә социаль объектларда булды.

Искәртеп үтик,: Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм реконструкциясе республика президент программасы кысаларында бюджет акчасына алып барыла. Илдә икътисади вазгыять катлаулы булуга карамастан, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада гамәлдәге барлык 30 программа да чынга ашырыла. Аерым алганда, 2015 елның беренче ярты елында 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелгән һәм ремонтланган. Шул максатларга Татарстан бюджетыннан 2 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелгән.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Менделеевск үзәк район хастаханәсен карады, анда исә капиталь ремонт төгәлләнгән. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыны объектта республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, реконструкциядән соң ачылган “Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.

ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов залларны һәм спорт мәйданнарын карады, спортчылар тренировкасын күзәтте һәм спорт-сәламәтләндерү комплексын ачуда катнашты.

“Кыска вакытта спорт комплексын тәртипкә китерүегез куандыра. Биредә лаеклы спортчылар булуына ышанам. Спортка битараф булмаган һәркем бирегә килеп үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә ала”, - дидие Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, Менделеевск районында уңай үзгәрешләр күп, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. “Үзәк район хастаханәсе тәртипкә китерелә, скверлар, парклар, шәһәр матурая. Районда уңыш та мулдан булырга охшаган. Иң мөһиме – яшьләргә, балаларга спорт белән шөгыльләнү урыны бар. Биредә иртәдән кичкә кадәр тренировкалар узар дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары ул спорт-сәламәтләндерү комплексының яңа заманча мәйданчыгында мини-футбол буенча матчта беренче булып туп типте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20