Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләргә каршы көрәштә профилактик чараларга басым ясау зарур”

Рөстәм Миңнеханов: “Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләргә каршы көрәштә профилактик чараларга басым ясау зарур”Былтыр Татарстанда 26 меңләп җинаять ачылган. Шулардан 6 меңләбе – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.

Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында министр, генрал-лейтенант Артем Хохорин хәбәр итте. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һ.б рәсми затлар катнашында уздырылды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган министр Артем Хохорин китергән мәгълүматларга караганда, былтыр республикада теркәлгән җинаятьләр саны 52 меңнән артып киткән. Аның сүзләренчә, икътисади вазгыятьнең катлаулануы криминоген фактор булып хезмәт иткән һәм җинаятьчелек артуга китергән. Соңгысы милеккә каршы кылынган җинаятьләр, урлашу һәм мошенниклык хисабына арткан.

Министр билгеләп үткәнчә, былтыр хокук саклау органнары штаты 10 процентка, аерым юнәлешләр буенча матди-техник тәэминатка бюджеттан бүлеп бирелгән акча күләме өчтән бер өлешкә кыскартылган. Шуңа да карамастан, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнары ачылган җинаятьләр саны буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләр рәтендә кала бирә, диде ул.

Артем Хохорин сүзләренчә, былтыр фаш ителгән террористик характердагы җинаятьләр саны 32дән 43кә арткан, экстремистик юнәлешле җинаятьләр – 52дән 68гә, болар буенча ясалган кисәтүләр саны – 135тән 269га.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның катлаулы, вакыйгаларга бай булуын билгеләп, Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар, Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты, ТР Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын сайлау үткәрелүен искәртеп узды. Гомумән алганда, 2015 ел дәвамында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы 5,6 меңләп сәяси-иҗтимагый, мәдәни, спорт чарасында җәмәгать тәртибе сагында торган. Рөстәм Миңнеханов бу чараларны үткәрүдә һәм әзерләүдә ТР буенча хокук сакалу органнарының актив катнашуын ассызыклап, министрлыкның шәхси составын югары һөнәрилек, кунакларга, спортчыларга һәм җанатарларга күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. “Сез иминлекне тәэмин итеп кенә калмыйча, позитив мохит булдырдыгыз, тәртип сагы органнары мөмкинлекләре үсүен ачык күрсәттегез”, – диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, 2015ел Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы, өчен шактый катлаулы булуга карамастан, төп икътисади күрсәткечләрне саклап калуга ирешелгән. “Бу – безнең уртак эшчәнлек нәтиҗәсе, шул исәптән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең дә”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм алда торган мөһим бурычлар рәтендә халыкның тормыш дәрәҗәсе төшүгә һәм җинаятьчелек артуга юл куймауны атады, бу юнәлештә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының роле аеруча зур булуга игътибарны юнәлтте.

Президент республика хокук саклау органнары тарафыннан җәмәгатьчелектә зур шау-шу уяткан берничә җинаять ачылуына, кеше үтерү, талау, фатир басу кебек җинаять очраклары кимү күренеше күзәтелүен билгеләп үтте.

Чыгышында ул быелга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы алдына куелган бурычларга аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов былтыр җәмәгать урыннарында кылынган җинаять очракларының 9 процентка артуын искәртеп: “Бу төр хокук бозуларның һәр очрагына мөнәсәбәттә тиз арада чаралар күрү, бигрәк тә профилактик гамәлләргә басым ясау зарур”, – диде. Шул ук вакытта ул примитив профилактик чараларга алмашка яңа юллар эзләүне, ведомствоара багланышлар механизмнарын камилләштерүне, муниципаль хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән тыгыз эшчәнлек алып баруны, шулай ук яшьләр хокук саклау хәрәкәте, хосусый сак оешмалары, үзирекле халык дружиналары белән тагын да активрак эшләүне, аларның куәтен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануны йөкләде. Ул соңгыларының республиканың күпчелек муниципалитетларында булдырылуын, эчке эшләр органнары мөмкинлекләрен тулыландыруын искәртеп, бу юнәлештә иң яхшы тәҗрибәләрне Татарстан күләмендә киңрәк җәелдерүне һәм бу эшкә җәлеп ителүче затларның вәкаләтләрне төгәл билгеләү заруриятенә басым ясады. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов җәмәгать тәртибе сагы пунктларында һәм мәктәп инспекторлары булып эшләү өчен муниципаль хезмәткәрләр санын арттыру турында карар кабул ителүен билгеләп үтте. “Әлеге ресурсны хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен системалы рәвештә һәм дөрес файдаланырга кирәк. Илдә әлегә мондый тәҗрибә юк. Бу урыннарда иминлек һәм тотрыклылык тәэминаты өчен таяныч булыр дип уйлыйм”, – диде ТР Президенты. Моннан тыш, ул җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен техник чараларны, шул исәптән “Куркынычсыз шәһәр” (“Безопасный город”) аппаратлы-программалы комплексын (АПК) киңрәк файдалану заруриятенә басым ясады.

Рөстәм Миңнеханов җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сафында полициянең участок вәкаләтлеләре торуын, алар тарафыннан зур күләмдә эш башкарылуын искәртеп, турыдан-туры халык белән эшләүче хезмәтләр һәм подразделениеләрнең штат тулылыгын саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә кирәклегенә дә игътибарны юнәлтте. Ул, республика авыл җирлекләрендә участковыйлар өчен 162 административ-торак комплекс гамәлдә, быел тагын 18не салу күздә тотыла, дип билгеләп үтте.

ТР Президенты терроризм, экстремизм, шулай ук милли, дини, социаль түземсезлекне пропагандалауның теләсә кайсы чагылышына каршы торуның мөһимлеген билгеләп, Татарстанда бу өлкәдәге вазгыятьнең тотрыклылануы күзәтелсә дә, ул катлаулы булып кала бирә, диде. Аның сүзләренчә, бүген экстремистларның гамәлләре кискенләшә, алар тарафыннан Интернет челтәрендә актив пропаганда алып барыла, “төсле” технологияләр файдаланыла. Бу уңайдан ул бигрәк тә яшьләр мохитендә профилактик эш башкару, экстремистик оешмалар эшчәнлеген катгый рәвештә туктатуның, сугыш хәрәкәтләре барган зоналардан боевикларның Россиягә, шул исәптән Татарстанга, үтеп керүенә юл куймауның, миграция һәм туризм каналларында җинаятьчеләрне эзләү чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча өстәмә чаралар күрүнең әһәмиятен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, наркотикларның, бигрәк тә аларның яңа төрләренең таралыш алуы, җәмгыятькә куркыныч тудыра, шуңа бу афәткә каршы көрәш юнәлешендә дә эш куәтен киметү һич ярамый. “Республикада җинаятьчелек арту фонында наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә кылынган җинаятьләрне ачыклау санының 18 проценка кимүе күзәтелә. Бу эштә заманча технологияләрне активрак файдалану, үз районнарындагы хәлне яхшы белгән участок вәкаләтлеләрен, дружиначыларны, җәмәгатьчелек активистларын җәлеп итү мөһим. Моннан тыш, мәктәпләр, югары уку йортлары, яшьләрнең күпләп ял итү урыннары да хокук сакчыларының даими контроленда булырга, наркодиллерлар өчен аларга юл ябык булырга тиеш”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшнең дә актуаль булып кала бирүен искәртеп, республикада оешкан җинаятьчел формированиеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арту күзәтелә, дип билгеләп үтте. Бу төр җинаятьчел эшчәнлеккә яшьләрнең җәлеп ителүе, группировкаларның яңадан аякка басу ихтималы да зур борчу уята. Былтыр балигъ булмаганнар тарафыннан һәм алар катнашында кылынган җинаятьләр санының 15 процентка артуы, яшьләр арасында чыккан берничә низаг теркәлүе – шулай ук шомлы күрсәткеч. “Бу юнәлештә эшчәнлек алып бару юлларын яңадан карап чыгу зарур. Гомумән, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш системалы рәвештә гамәлгә ашырылырга, әлеге бурычларны хәл итү җинаятьчеләрне эзләү, икътисади куркынычсызлык, экстермизмга, коррупциягә каршы көрәш подразделениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булырга тиеш. Оешкан җитаятьчелеккә каршы көрәшнең уңышлылыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы системасының гына түгел, тулаем хакимият системасының да абруен күтәрә”, – дип таный Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ул Татарстанда банклардан, кредит оешмаларыннан, физик һәм юридик затлар исәпләреннән акча урлауга бәйле, кәрәзле элемтә һәм югары технологияләрне файдаланып кылынган мошенниклык очраклары санының артуына да игътибарны юнәлтте. Бу юнәлештә ул хокук саклау органнарын прокуратура, финанс оешмалары һәм IT-җәмәгатьчелек вәкилләре белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә өндәде. “Республика финанс пирамидалары булмаган территориягә әверелергә тиеш”, – диде бу мәсьәләдә Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш ахырында ТР Президенты Р.Миңнеханов дәүләт бүләкләре, министр А.Хохорин ведомство бүләкләре тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20