Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2016

Рөстәм Миңнеханов Минскида Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр китерде

Беларусьта эш сәфәрендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Минскида Җиңү монументы төбенә венок куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Минскида монумент-обелиск Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм Совет Армиясе сугышчылары, сугыш елларында һәлак булган партизаннар һәм дошманга каршы яшерен оешмада эшләүчеләр истәлегенә 1945 елда Җиңү мәйданында куелган булган. Һәйкәл 38 метр биеклектә булып, соры гранит белән тышланган һәм иң өстендә бик зур Җиңү ордены сурәтләнгән. Нигезенең 4 ягында бронза горельефлар эшләнгән, ягъни чыгынкы итеп күренешләр сурәтләнгән: “1945 елның 9 мае”, “Һәлак булган батырларга дан”, “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе”, “Белоруссия партизаннары”. Монумент авторы - архитекторлар Г.Заборский һәм В.Король.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20