Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә 1 нче номерлы "Дуслык" ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә 1 нче номерлы "Дуслык" ордены тапшырдыКазан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тантаналы төстә 1нче номерлы "Дуслык" ордены тапшырды.

Тантанада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казакъстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Дәрига Назарбаева, Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һ.б. катнашты.

"Бүген республика тарихында истәлекле көн. Мин фәкыйрегез үз вазифаларыма керештем. Без бүген сезнең катнашыгызда беренче адымны ясыйбыз - ул безнең беренче Президент, Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә "Дуслык" орденын тапшыру. Минтимер Шәрип улының Татарстан автономияле Республикасы һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше турында сөйләп торырга кирәк дип санамыйм. Без аның белән горурланабыз һәм аны яратабыз. Бүген дә ул республика тормышына уңай үзгәрешләр кертә. Без Болгарның ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелүе турында кайчан хыяллана ала идек? Икенче этап - Зөя. Безнең башка планнар да бар. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә.

Аннары ул Минтимер Шәймиевкә халыкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасларын саклау һәм торгызу хезмәтләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен "Дуслык" ордены тапшырды.

"Мин орден тапшырылачагы турында белдем, әмма чараның бүген булуына ризалашмадым. Бүген Сезнең көн, Рөстәм Нургаплиевич. Әмма Сез бер минут та эшсез утыра алмыйсыз. Бездә хакимиятне тапшыру формасы цивилизацияле илдәге кебек булуы куандыра. Татарстан бу мәсьәлә буенча башкаларга үрнәк булырга тиеш. Дуслык сүзенең кыйммәте кичә, бүген, иртәгә дә мөһим. Заманча технологияләр үсеш ала, ә без барыбыз да дуслыкка һәм татулыкка мохтаҗ", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Искәртеп үтик: моннан 5 ел элек шундый ук тантанада Рөстәм Миңнеханов  яңа вазифада беренче дәүләт бүләген, аерым алганда, “ТР алдындагы казанышлары өчен” орденын остазы Минтимер Шәймиевкә  тапшырган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20