Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2015

Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов митроплит Анастасийга рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә керткән өлеше, республикада конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгыткан өчен рәхмәт белдерде. Митроплитның Татарстанда хезмәт иткән дәверендә (26 ел) эшләүче чиркәләр саны 15тән 467гә, ә руханилар саны 350гә җиткән.

"Сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт әйтергә телим. Минемчә, Татарстандагы тотрыклылык казанышында сезнең өлешегез зур. Диннәр арасында дуслык, конструктив элемтәләр булмаса, бездә мондый иминлек тә булмас иде", - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы митрополит Анастасий яңа хезмәт урынында да үз миссиясен лаеклы дәвам итәр дигән ышаныч та белдерде. "Өстәвенә, Ульян өлкәсе - безнең күрше, республиканы төрле өлкәләрдә күптәнге һәм ныклы элемтәләр бәйли торган төбәк", - дип өстәде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калган һәм үстерү, шулай ук конфессияара дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды. 

Искәртеп узабыз: элегрәк Россия православие чиркәвенең изге синоды карары буенча Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Сембер һәм Яңа Спас (Ульян өлкәсе) митрополиты урынына билгеләнгән иде.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20