Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Мондый тотрыксыз вазгыятьтә без дефицитсыз бюджетка чыга алмыйбыз"

2015 елның беренче ярты еллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетына 90 млрд сумга якын салым һәм салым булмаган табыш алынган, артым 3,5 процент тәшкил иткән. Түләүсез керемнәрне истә тотып табышның гомум күләме 106 млрд долларга җиткән, план 51 процентка үтәлгән. Консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 101,5 млрд сум булган. Республика территориясеннән төрле дәрәҗә бюджетларга 206,7 млрд сум салым түләнгән (артым - 7,8 процент), шул исәптән федераль бюджетка 123 млрд сум күчерелгән.

Бу мәгълүматларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә китерде. Ул 2015 елның беренче яртысында төбәкнең консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләренә һәм финанс, казначылык һәм салым органнарының агымдагы елга бурычларына багышланган иде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында үтте.

Республика икътисадындагы агымдагы вазгыять турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов түбәндәге саннарны китерде: 2015 елның гыйнвар-июнь аенда сәнәгый җитештерү индексы 99,2 процент, төзелеш эшләре күләме  95,6 процент тәшкил иткән, ваклап сату әйләнеше 14,5 процентка кимегән, елның биш ае нәтиҗәләре буенча ТРның 24 процентка якын предприятиеләре 14 млрд сумга якын зыян күргән.

"Без кимү күбрәк булыр дигән идек, шуңа да карамастан, бигрәк тә автомобиль тармагы, ваклап сату, төзелеш комплексы кризисны тоя. Физик затлар табышына салым безнең һәрчак тотрыклы табыш булды. Борчулы фаразлар бар: салым, узган елгы белән чагыштырганда, акрынрак җыела. Моңа икътисадтагы вазгыятьнең җитди тәэсире аңлашыла. Хезмәт хакы түләү буенча бурычлар бар - 46,2 млн сум", - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов.

Икенче яртыеллыкка төп бурылар турында сөйләгәндә, ул: "Без Россия Федерациясе Президентының "май" указларын катгый үтәргә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, ташламалардан файдаланучы халыкны дарулар белән, социаль түләүләрне өзеклекләрсез тәэмин итәргә тиеш", - дип ассызыклады.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы фикеренчә, дефицитсыз бюджетка чыгу авыр булачак. "Без табышларны төгәл фаразлый һәм шул ук вакытта хәл итәргә тиешле социаль чыгымнар минимумын да үтәмичә кала алмыйбыз. Минемчә, бюджет дифициты булачак. Өстәвенә, мондый тотрыксыз икътисади вазгыятьтә без дефицитсыз бюджетка чыгарга сәләтле түгел. Чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга килгәндә исә, биредә резервлар бар, бу юнәлештә активрак эшләячәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20