Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2016

Рөстәм Миңнеханов Монголиядә Богдо-Хан сараен карады

Татарстан Президенты Instagramдагы аккаунтына язылучылар белән Улан-Баторның бер истәлекле урыны - Богдо-ханның Кышкы сарае фотосурәтләре белән уртаклашкан.Рөстәм Миңнеханов Монголиядә Богдо-Хан сараен карады

Богдо-хан (чыганакларда ул Богдо-гэгэн дип тә күрсәтелә) сарай-резиденциясе - XIX гасыр ахыры -  XX гасыр башы Монголия мәдәнияте архитектур-сәнгать һәйкәле. Әлеге сарай VIII богдо-гэгэн Джавдзандамба хутуг - Монголияне соңгы хакиме тарафыннан төзелгән. Комплекс 1893 елда төзелә башлап, 1903 елда тәмамланган. Сарай төзү белән бер үк вакытта монгол милли сынлы сәнгать, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать коллекциясе үрнәкләре дә булдырылган. Бүген андагы экспонатлар саны сигез меңнән артып китә.



Искәртеп үтәбез: кичә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Монголиягә килде. Дәүләт башкаласында ТР Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы товар әйләнешен арттыру буенча кайбер сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Улан-Баторда «Монголия – Татарстан» эшлекле форумы башланды, анда республика лидеры катнаша. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20