Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.11.2015

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Российская газета”ның 25 еллыгы тантанасында катнаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында "Российская газета” ның 25 еллыгына багышлаган тантанада катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Российская газета" редакциясе" ДБУ генераль директоры Павел Негоицага ММЧ үсешенә зур өлеш керткән өчен ТРның Дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырды.

Чарада хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, федерациянең күп кенә субъектларыннан кунаклар, ММЧ вәкилләре, тармак ветераннары һ.б. катнаша.

"Российская газета" басмасын 25 еллыгы белән Сергей Нарышкин, Сергей Собянин, Юнус-Бек Евкуров, Сергей Степашин һ.б. югары даирә рәсми затлар котлады. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев басманың 25 еллыгы уңаеннан интервью бирде. Газета исеменә РФ министрлыклары һәм ведомстволары, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл котлау телеграммалары юллады.

Татарстан Республикасы, РФ төбәкләренең берсе буларак, “Российская газета” белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Искәртеп үтик: кайчандыр “Российская газета”ның беренче хәбәрчеләр пункты нәкъ менә Казанда ачылган. Элегрәк, 10 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронинга ТР Дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

1. Незарегистрированный пользователь  Аноним (Гость)
25.11.2015 в 18:06

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20