Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2016

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия төбәкләрендә инновацион бизнес» рейтингын тәкъдим итүдә катнашты

Бүген Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» Гайдар форумы – 2016 кысаларында «Россия төбәкләрендә инновацион бизнес» рейтингы тәкъдим ителде.

Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе катнашында әзерләнгән.

Тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Владимир Мау, төбәк вәкилләре – Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары, экспертлар катнашты.

Рейтингның төп максаты – Россия төбәкләрендә инновацион (югары технологияле) бизнесны үстерү шартларын һәм нәтиҗәләрен ачыклау. Рейтингның максатчан аудиториясе – федераль хакимият органнары, федерация субъектларының башкарма хакимияте органнары, югары технологияле һәм фәнни  бизнес вәкилләре.

«Россия төбәкләрендә инновацион бизнес» рейтингы югары технологияле икътисад тармаклары компанияләрендә тупланган, алар ил икътисадына зур өлеш кертәләр.  Тәкъдим итү барышында, гамәлдәге рейтинглар белән чагыштырганда, бу рейтингның өстенлеге аталды. Бу, беренче чиратта, - инновацион бизнес үсешенә акцент, бизнесны үстерү шартларын (мөмкин булган ресурсларны) һәм нәтиҗәләрен бәяләү.

Владимир Мау фикеренчә, рейтинг буенча эшләр алып бару – бик мөһим процесс. Яңа рейтинг һәм аннан килеп чыгучы нәтиҗәләр илдә алдынгы рейтингка әвереләчәк, чөнки ул Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән бергә әзерләнә, дип саный Владимир Мау.

Үз чиратында Татарстан Президенты, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенгә рейтинг булдыру буенча җитди эш башкарылган. Аның сүзләренчә, рейтинг һәр компонент буенча  алдынгы төбәкләрне ачыклый.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, рейтинг эшләсен өчен бөтен мөмкин булганнарны гамәлгә ашырырга кирәк, моның өчен аның өстенлекле һәм кимчелекле якларын белү зарур. Ул төбәкләрне рейтингны формалаштыру процессына актив кушылырга өндәде. Төп бурычларның берсе – рейтинг структурасын сайлап алу буенча төбәк бизнес вәкилләренең фикерен белергә һәм аңларга.

Аннары дискуссия уздырылды, анда төбәкләр вәкилләре рейтинг булдыру принципларына карата сораулар бирделәр.  Рөстәм Миңнеханов әйтелгән тәкъдимнәр һәм кисәтүләр өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң, рейтингны эшләү дәвам итә һәм бу бурычны төбәк вәкилләреннән башка беркем дә хәл итмәячәк, дип мөрәҗәгать итте ул ассоциация әгъзаларына.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20