Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2016

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш буенча совет президиумы утырышында катнаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүгә бара. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Россия башкаласында Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә үткәреләчәк Стратегик үсеш буенча совет президиумы утырышында катнаша.

Стратегик үсеш буенча совет булдыру турында РФ Президенты Владимир Путин 17 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында игълан иткәнлеген искәртеп үтик. Совет исә Россия Федерациясенең стратегик үсеше һәм өстенлекле проектларны тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрне караганда хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар багланышларын тәэмин итү өчен оештырылган.

Советның беренче утырышы быел 13 июльдә Владимир Путин рәислегендә уздырылды. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итү өчен Совет президиумы оешты, Дмитрий Медведев аның рәисе булды.

2016 елның 1 августында РФ Хөкүмәте Рәисе Совет президиумының беренче утырышын үткәрде. Анда “Ипотека һәм арендалы торак” юнәлеше буенча төп бурычларны хәл итү этаплары һәм ысуллары, шул исәптән аларны финанслар ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре, максатчан күрсәткечләр турында сүз барды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20