Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Төркия вәкилләре белән очрашты

Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы эшлекле даирә вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым катнашты.


Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес даирәсе вәкилләренә республиканың социаль-икътисадый торышы, алга таба үсешнең төп юнәлешләре, иң эре инвестицион проектлар турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән Татарстан арасындагы багланышлар иң уңышлылары. Безнең илҗитәкчелеге актив рәвештә хезмәттәшлек итә һәм 2015 елның дүртенче кварталында югары дәрәҗәдә очрашуларның тагын да булуы көтелә. Аларны Казанда уздыру мөмкинлеге карала.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасын Рөстәм Миңнеханов, Төркия һәм Татарстанның уңышлы хезмәттәшлегенең уңай мисалы, дип атады. Анда Төркия партнерларының берничә инвестицион проекты гамәлгә ашырылды. Шул исәптән, күптән түгел, Kastamonu Төркия компаниясенең берләшмәсе эшләтеп җибәрелде.

Төркия эшлекле даирәсе вәкилләре, кече һәм урта бизнесны, банк секторы кебек юнәлешләрне үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20