Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

Рөстәм Миңнеханов “МСП” корпорациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Рөстәм Миңнеханов “МСП” корпорациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзаладыТР Министрлар Кабинетында Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация («Корпорация «МСП» АҖ) белән Татарстан Республикасы арасында ике килешү имзаланды.

“Республиканың югары технологияләр өлкәсендә лидер булуы, тиз һәм югары нәтиҗәләр булачагын белгәнгә, хезмәттәшлекне нәкъ менә Татарстаннан башларга хәл иттек”, - дип белдерде, килешү имзалаганнан соң, корпорация директоры Александр Браверман.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов, вәкаләтле, ресурслы һәм җитди зур командалы кече һәм урта бизнес өчен җаваплы үзәк булдыру – дөрес карар, ә бүген имзаланган килешү ике якның да мәнфәгатьләрен кайгырта һәм документта шул хакта белдерелгән, дип ассызыклады. “Бу финанслар, лизинг схемасын җитди куллану, өйрәтү программалары һәм зур базарларга чыгу дигән сүз. Барлык бу элементлар сүздә генә түгел, - алар эшләнгән һәм килешенгән. Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча эш бара. Без ярдәмгә өметләнәбез һәм үзебез дә яңалык кертү мәйданчыгы булырга әзер, аннары без аны үзәк структура аша бөтен ил буенча трансляциялибез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, бүген шулай ук яңа мөмкинлекләр буенча фикер алышынган.

Шул  рәвешле, бүген имзаланган документ якларның корпорация кредит ресурсларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм финанс хезмәтләрен этәрү мәсьәләләрен, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты вәкаләтләре һәм корпорация функцияләре нигезендә “МСП” субъектларына мәгълүмати-маркетинг, хокукый һәм милек ярдәме буенча якларның хезмәттәшлеген билгели.

Хезмәттәшлекнең беренчел юнәлешләренең берсе республиканың кече һәм урта предприятиеләренә эре дәүләт компанияләре сатып алуларында өлешләрен арттыру, шул исәптән – югары технологияле инновацион продукция сатып алу өлкәсендә.

Яклар бизнеска ярдәм итү инфраструктурасын үстерү, “МСП” субъектларына ярдәм итү чараларын камилләштерү, халыкны эшмәкәрлек нигезләрен өйрәтү, эшмәкәрләрне мәгълүматларын “МСП” ның Бердәм субъектлар реестрына кертү мәсьәләләрендә көчләрен берләштерергә планлаштыралар. Шулай ук килешү кысаларында корпорация төбәкләрнең кече һәм урта предприятиеләре мәнфәгатьләрен кайгыртучы коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.
Төбәк эшмәкәрләре ярдәм сорап турыдан корпорациягә, шулай у дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Шул хактагы килешүне корпорациядән генераль директоры урынбасары Наталья Ларионова изалады, ТР дан күп функцияле үзәктән - директор Ленара Мозаффарова.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20