Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда Октоберфест фестивале белән танышты

Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга туризмының дөньяда иң уңышлы чараларының берсе — Октоберфест фольклор фестивалендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кабул итүче як чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне уздыру мәйданы белән танышты. Чараны Тереза болынында уздыралар. Бәйрәмдә күп санлы чатырлар һәм төрле аттракционнар урнаштырыла.
Ел саен әлеге чарага Германиядән генә түгел, ә башка илләрдән дә 6 миллион турист җыела. Әлеге фестивальдә бары Мюнхен сыра җитештерү компанияләре генә катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез: кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария башкаласы Мюнхен шәһәренә (Германия Федератив Республикасы) ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова