Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Рөстәм Миңнеханов нефть бәяләре төшү турында: "Бу озакка түгел, бар да рәтләнәчәк"

Рөстәм Миңнеханов нефть бәяләре төшү турында: "Бу озакка түгел, бар да рәтләнәчәк"Татарстан Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, дөнья базарында нефть бәяләре төшү өлешчә ясалма рәвештә, дип саный.

"Нефть бәясе бер дә юктан өч тапкыр кими алмый бит инде. Димәк, без әлегә белми торган ниндидер тенденцияләр, ниндидер сәбәпләр бар. Соңыннан моның кемгә файдалы булуы аңлашылачак", - дип яза "Интерфакс-Украина" республика лидерының Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы кулуарларында әйткән сүзләрен.

"Бу гади базар шартлары гына түгел, кемдер теге яки бу якка нинди дә булса төзәтмәләр ясыйдыр. Миндә шундый тойгы бар, - дигән Миңнеханов. Аның фикеренчә, нефть тарихи минумумнарда озак саклана алмаячак. - Бу озакка түгел, бар да рәтләнәчәк", - дип саный ул. 

"Бездә төшенкелек булырга тиеш түгел. Гомумән, без моңардан да авыррак вакытларны да кичердек. Күңелсез хәл, әлбәттә, һәм без нефть бәясенә генә йөз тотарга кирәкмәгәнне аңладык. Моны безгә бераз алданрак аңларга кирәк иде. Ил җитәкчеләре, субъектлар үз ресурсларын туплап, бу хәлдән чыга алачак дип уйлыйм", - дип ассызыклаган ул.

"Безгә тормышның бу этабына түзәргә, потенциалыбызны, тотрыклы иҗтимагый-сәяси вазгыятьне, аеруча мөһим инвестицон проектларны саклап калырга һәм алга барырга кирәк", - дип билгеләп үткән Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, нефть бәяләре төшү һәм, шуңа бәйле рәвештә, рубльнең тотрыксызлануы, хәтта диверсификацияле икътисадлы төбәкләр өчен дә тискәре нәтиҗә бирә.

"Бездә икътисад диверсификациясе һәм нефть сәнәгатеннән тыш, нефть эшкәртү, нефть химиясе булу күбрәк тотрылылык бирә, әмма бездә супертабышлар бар дип әйтеп булмый. Начар икътисади хәл - бөтен кеше өчен дә начар. Ил өчен тулаем начар булу  Татарстан өчен дә начар", - дип шәрехләп узган Миңнеханов. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20