Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Ныклы гаилә – гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне, тынычлыкны саклап калуның нигезе”

Рөстәм Миңнеханов: “Ныклы гаилә – гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне, тынычлыкны саклап калуның нигезе”26-27 ноябрь көннәрендә Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы уздырыла. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Гаиләнең күп гасырлык традицияләре – Россия киләчәге нигезе” темасына әлеге форумның пленар утырышы үткәрелде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Федераль Җыенының Федерация Cоветы әгъзасы Елена Мизулина, РФ Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Ольга Епифанова, аның урынбасары Лариса Яковлева, Илкүләм дан үзәгенең Попечительләр советы рәисе Владимир Якунин, “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының Попечительләр советы рәис Наталья Якунина, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. катнашты.

Форумны ачып, Наталья Якунина билгеләп узганча, “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумының нәкъ менә Казанда үткәрелүе аерым әһәмияткә ия, чөнки ТР башкаласы күп нәселле, күп балалы гаиләләре белән бөтен Россиягә үрнәк булырлык.

Чарада Владимир Якунин РФ Президенты Владимир Путинның форум адресына юлланган сәламләү телеграммасын укып узды. “Нәкъ менә гаилә мохитендә балада рухи-әхлакый кыйммәтләр, беренче гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, аның шәхесе формалаша. Дус-тату яшәүче гаиләләр саны күбрәк булган саен, җәмгыятебез дә шулкадәр кешелеклерәк һәм көчлерәк”, – дигән сүзләр бар иде әлеге телеграммада.

Аннан соң форумда катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко сәламләде. Ул форум темасының Россиядә көн кадагындагы иң мөһим темаларның берсе булуын ассызыклап, гаиләне ныгыту дәүләт иминлеген ныгытуга тиң, ди. “Россиядә ныклы гаилә институтыннан башка ныклы дәүләт булмаячак. Моны истә тотып, без шуны аңларга тиеш: традицион кыйммәтләр, балаларны тәрбияләүнең күп гасырлык тәҗрибәсе ярдәмендә генә дәүләтебезнең киләчәген тәэмин итә алачакбыз”, – диде Олег Мельниченко.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кунакларын сәламләп, бүген Татарстанда 1 млн-нан күбрәк гаилә исәпләнә, шулардан һәр бишенчесе – милләт буенча катнаш гаиләләр, дип искәртте. Аның сүзләренчә, республикада Татарстанның яшь буынын тудыру һәм лаеклы үстерүгә барлык шартлар булдырылган. 2011 елдан бирле халык санының тотрыклы рәвештә артуы –моның бер дәлиле. Ел башыннан гына да Татарстанда 47,5 меңнән артык сабый дөньяга беренче аваз салган. Шул ук вакытта республикада төрле сәбәпләрдән авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. “Быел республика бюджетының 68 проценты социаль әһәмиятле һәм беренчел чираттагы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелде. 2017 елда бу чыгымнарны 75 процентка кадәр арттыру күздә тотыла”, – дип билгеләп узды бу уңайдан ТР Презденты.

Ул бүген Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 37,5 меңнән артык булуын, шулардан 24 меңләбенә шәхси торак төзү өчен җир участоклары бүлеп бирелүен искәртеп, алардан файдалануга шартлар, аерым алганда, инфрастуктура булдыру юнәлешендә дә зур эш башкарылуына игътибар юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ныклы гаилә гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне, тынычлыкны саклап калуның нигезе булып тора. Күп кенә россиялеләрнең гаилә мөнәсәбәтләрен җиңеллек белән өзеп, аерылышуларга юл куюы – аяныч күренеш. Бу мәсьәлә уңаеннан ул Татарстан Республикасының ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгуын искәртеп, әлеге проблема безне бик борчый, дип ассызыклады.

ТР Президенты республикада киләчәктә дә гаилә институтын ныгыту, балаларның интеллектуаль, физик, рухи үсеше өчен шартлар булдырылачагы турында әйтте.

Ул форумны оештыручыларга рәхмәт белдереп, киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч баглады.

Пленар утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Зөлфирә Тлякова һәм Сарман районы Җәлил бистәсеннән Наталья Дубининага балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана даны” медале тапшырды. Аларның икесе дә – биш бала анасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20