Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Парклар һәм скверлар буенча тормышка ашырылган проектларның нәтиҗәлелеге зур булды”

Бүген Казанда "Смена" заманча мәдәният үзәгендә 2016 нчы елда ТРда Су саклау зоналары елы программасын һәм парклар белән скверлар программасын тормышка ашыруга багышланган проектлар семинары узды. Экологик проектларны презентацияләү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Наталия Фишман кереш сүзендә залдагыларга мөрәҗәгать итеп, республикада Парклар һәм скверлар елын тормышка ашыру барышында алынган тәҗрибәне мөмкин кадәр киңрәк  куллану үтенечен җиткерде. Ул тормышка ашыру этапларын исәпкә алып, һәр проектка комплекслы караш булырга тиешлеген әйтте, территорияләрнең башка объектлар белән бәйлелегенә игътибарлы булырга киңәш итте. Наталия Фишман халык белән эшчәнлекнең өстенлекле булырга тиешлеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, проектларны тормышка ашырганда, халык фикере исәпкә алынырга тиеш.

Алга таба Наталия Фишман командасы вәкилләре чыгыш ясады. Эколог Ирек Җиһанетдинов “Яр буйлары һәм яр буе территорияләрен проектлауда һәм гамәлгә ашыруда экологик карашлар”, ландшафт архитекторы Лилия Абдуллаҗанова “Җәмәгать киңлекләрен ландшафтлы проектлау”, архитекторлар Иван Колманов һәм Александр Томашенко “Кече архитектур формалар: стиль, дизайн, производство” темаларына сөйләде. Архитектур бюро җитәкчесе Наринэ Тютчева “Шәһәрдә иң яхшы урын: проекттан ялга кадәр” проектлар семинары (воркшоп) нәтиҗәләрен презентацияләде. Алар лекцияләрендә Татарстанда Парклар һәм скверлар елын гамәлгә ашыру кысаларында тупланган тәҗрибә, шулай ук Су саклау зоналары елының төп аспектлары турында бәян итте. Программаның асылына берничә принцип керә – бетон корылмаларны кулланмыйча, табигать каркасларын мөмкин кадәр киң файдаланып, ярларны ныгытуның гидрологик концепциясенә, “тере су”, “тере ландшафт” һәм “яшел каркас” концепцияләренә өстенлек бирү.

Ландшафтлы проектлаштыру буенча лекциядә төп принцип һәм алымнар, һәр объектка индивидуаль караш зарурлыгы, территорияләрнең тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алу турында ассызыкланды.

Бюджет күләме чикле булган шартларда да территорияләрне ямьләндерү буенча куелган бурычларга ирешергә кирәк, моңа исә арзанлы кече архитектур формалар мөмкинлек бирә. Архитекторлар Иван Колманов һәм Александр Томашенко читтән әйбер кайтарту кыйбатка төшүен искәртеп, Яр Чаллыда җирле җитештерүчеләр белән танышуларын әйтте. Алар фикеренчә, бу кече бизнес үсешенә дә этәргеч булачак. Экранда алар түгәрәкләп озын итеп ясалган эскәмияләр, такта белән тышланган чүп чиләкләре һ.б. үрнәкләр күрсәтте.

Семинар кысаларында күптән түгел узган воркшоп нәтиҗәләре презентацияләнде. Наринэ Тютчева Менделеевск, Кукмара, Мөслим, Мамадыш паркларында башкарылган эшләр турында сөйләп, Байлар Сабасында гамәлгә ашырылган экологик проектларга киңрәк тукталды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: “Бүген без, гүя мәктәпкә килгән күк, тапкырлау таблицасы, алфавит өйрәнгән кебек, киләчәктә үз эшебездә бик кирәк булачак яңа әйберләрне өйрәнәбез. Безгә бу мәгълүматны сеңдереп, моны чынга ашыра алырлык кешеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң мөһиме – әлеге эш базасында мондый креатив проектларны гамәлгә ашыра алырлык кешеләрнең тулы бер кластерын булдыру зарур”, - дип билгеләп узды.

Республика башлыгы Татарстанга килгән белгечләрнең, формалаштырылган архитектур десантның потенциалын, һичшиксез, республикакүләм проектларда файдалану заруриятенә игътибарны юнәлтте. “Бер өч ел эчендә Татарстанда шушы программаларны тормышка ашырачак дөнья дәрәҗәсендәге куәтле команда формалашуына ышанам”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, дөрес планлаштыру мөһим. Ул җәмәгать киңлекләрен булдыру буенча проектлар әзерләүгә халыкны мөмкин кадәр активрак җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады. Президент фикеренчә, әгәр барлык гамәлләр безнең халык мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырылмаса, бу эшне файдасыз дип атап, акчаны җилгә очканга тиңләргә була.

“Парклар һәм скверлар буенча тормышка ашырылган проектларның нәтиҗәлелеге зур булды. Парк һәм скверларыбызны алга таба арттыруны дәвам иттерү генә түгел, аларның файдага хезмәт итүе, аның эчке эчтәлеге саклануы һәм моның өчен җаваплы кешеләр булу зарур. Су саклау зоналары елы кысаларында да эш дөрес, вандаллар бозмаслык итеп планлаштырылырга тиеш”, - дип юнәлеш бирде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сулыклар булган урыннарның кызыклы, үзенә тартып торырлык булырга тиешлегенә, ясалма сулыклар булдырырга кирәклегенә басым ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20