Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Партнерлык банкингы үсеше мәсьәләсе бүген Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә актуаль”

 Россиядә үз көчендә булган закон банк һәм башка финанс учреждениеләренә партнерлык банкингы нигезендә эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген журналистларга Казанның “Корстон” комплексында Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский билгеләп узды. Бүген биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында партнерлык банкингы буенча эшче төркемнең өченче утырышы узды.

Күчмә утырышны үткәрү урыны буларак Казан очраклы гына сайланмаган – Татарстанда партнерлык банкингы үсеше буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Утырыш барышында эшче төркем Татарстанда партнерлык банкингына нигезләнеп хезмәт күрсәткән һәм шушы шартларда финанслау җәлеп иткән структураларның эш тәҗрибәсе, бу юнәлешнең алга таба Россия Федерациясендә үсеш алуы буенча тәкъдимнәр турында фикер алышкан. Эшче төркем, шулай ук, Казан федераль университеты тәҗрибәсе белән танышкан, КФУ партнерлык банкингы өлкәсендә фәнни һәм белем бирү компонентлары үсеше турында доклад тәкъдим иткән.

Утырыштан соң Алексей Симановский һәм Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде. “Бүген гамәлдә булган Россия законы кысаларында партнерлык банкингы үсеше өчен мөмкинлекләр бар дип ныклы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Перспективаларга килгәндә, бүген утырышта расланган “юл картасы”, финанс эшчәнлегенең бу юнәлешен тагын да уңышлы һәм гадирәк итү өчен, законга төгәл үзгәрешләр кертү заруриятен өйрәнү турындагы позицияне үз эченә ала. Бу әзер карарлар түгел, ә кирәкме, юкмы дигән сорауга җавап бирерлек эш. Әгәр кирәк икән, нинди үзгәрешләр, кайчан һәм нинди карарлар? Эшче төркем компетенциясенә, әлбәттә, законга үзгәрешләр кертү темасы керми. Тәкъдимнәргә килгәндә, бу ерактагы перспектива дип санамыйм”, - дип белдерде Алексей Симановский.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, партнерлык банкингы үсеше мәсьәләсе бүген Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә актуаль, яңа базарлар дигән сүз. “Бер яктан, яңа базарларга юл ачыла, икенче яктан, финанс сервисының яңа формасы барлыкка килә. Бу хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү. Бүген икътисади вазгыять шактый катлаулы. Америка һәм Ауропа базарлары безнең өчен ябык, без яңа мөмкинлекләрне эзләргә тиеш”, - дип белдерде Президент журналистларга. Ул эшче төркем булдырылып, “юл картасы” кабул ителгән өчен Россия Банкы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

“Гамәлдәге закон безгә бу юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә, эшнең бу формасын, коммерцияле банкларныкы кебек үк, икътисади яктан кызыклы итәргә кирәк. Бүген ишеткән күп кенә тәкъдимнәрне өйрәнергә кирәк. Ауропа илләре, Казакъстанның тәҗрибәсе бар, Ислам үсеш банкының ачык позициясе бар, алар өйрәтергә, күрсәтергә әзер. Бу юнәлештә эш башланган өчен, Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Яңа ресурслар, яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, бу исә республика, илебезнең үсеше дигән сүз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен. Россия банкы химаясендә партнерлык банкингы буенча эшче төркем 2015 нче елның сентябрендә булдырыла. Бүген Татарстанда партнерлык финанславын үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Бүген, шулай ук, Казанда Россиядә беренче Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгышның күп кенә илләрендә киң кулланыла торган ислам нормаларына һәм партнерлык финанславы принципларына нигезләнеп корылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20