Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Рөстәм Миңнеханов Петербургта XXI Халыкара икътисад форумында катнаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде. Аның XXI Халыкара Петербург икътисад форумында катнашуы планлаштырыла. Форум 1-3 июнь көннәрендә “Дөньякүләм икътисадта яңа тигезләнеш эзләү юлында” дигән баш астында узачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда республика лидерының чит ил һәм илебез компанияләренең вәкилләре, шул исәптән МSD International, IBM, Scheider Electric, Rockwool International, «РусГидро» һ.б компанияләр белән эшлекле очрашулары уздырылачак.

Президент шулай ук үзара хезмәттәшлек турында берничә килешүне имзалауда катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер, Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин белән дә очрашачак.

2 июньдә Рөстәм Миңнехановның берничә зур чарада: РФ субъектларында инвестицияләр торышының милли рейтингын презентацияләүдә, Россия төбәкләре башлыкларының Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашуында, Россия Президенты Владимир Путинның чыгыш ясавы көтелгән “ПМЭФ-2017” пленар утырышында катнашачак.

“ПМЭФ-2017” кысаларында 108 эшлекле чара оештырылачак. Форум эшендә 26 илдән 39 министр,  Россиянең  72 төбәге җитәкчеләре, чит илләрдән 250 зур компания, 700 дән артык Россия компаниясе катнашачак. Форумга килүчеләрнең гомуми саны 5 мең кешедән артыр, дип көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20