Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2015

Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида «Калевала» ҖЧҖ заводында булды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида «Калевала» ҖЧҖнең OSB плиталары (йомычка плиталары) җитештерү заводында булды.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводск шәһәренә эш буенча сәфәр кыла (2015 елның 15-16 феврале).
Рөстәм Миңнеханов, Карелия башлыгы Александр Худилайнен белән бергә,  завод эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты.

«Калевала» ҖЧҖ инвестицион проекты Карелия Республика территориясендә 2010 елда башланган. "OSB" плитәләре (йомычка плитәләр) җитештерү заводын төзү әлеге продукциянең импортын алмаштырыр дип күзалланган.

Заводның беренче чиратын эшләтеп җибәрү тантанасы 2013 елның июнендә уздырылган. Бүгенгә Карелия Республикасы һәм Ленинград өлкәсе агач әзерләү предприятиеләре белән агач чималы китереп тору буенча килешүләр төзелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20