Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Республикада барлык җитди карарлар да Җәмәгать палатасы фикерен исәпкә алып кабул ителә"

Рөстәм  Миңнеханов:  "Республикада барлык җитди карарлар да Җәмәгать палатасы фикерен исәпкә алып кабул ителә" Казандагы “Корстон” комплексында социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы уздырыла. Аның пленар утырышында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Җәмәгать палатасының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу комиссиясе җитәкчесе Иосиф Дискин, РФ икътисадый үсеш министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан, католиклар җәмгыяте башлыгы Диогенес Уркиза атакай, республиканың парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һ.б. катнашты. Шулай ук 800дән артык коммерцияле булмаган оешмалардан вәкилләр чакырулы иде.

Әлеге форумның максаты — коммерцияле булмаган оешмаларның 2 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау. Чара “Татарстан үсеше-2030” программасында коммерцияле булмаган оешмаларның роле” темасына ярашлы итеп үткәрелә. ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, форум программасы үз эченә 7 секцияне ала. Аларның кайберләре күчмә рәвештә уздырылган. Секцияләрдә республиканың 5 меңләп кешесе катнашкан.

Республикада 5 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма бар, шуларның 400 гә якыны социаль юнәлештә эш алып бара. 2014-2015 елларда коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итү өчен ТР бюджетыннан якынча 375 миллион сум акча бүлеп бирелгән. "Без "Татарстан үсеше-2030" стратегиясенә нигезләнеп эшчәнлек алып барабыз. Республиканың коммерцияле булмаган оешмалары Татарстан үсешенә зур өлеш кертүендә шигем юк", - диде Анатолий Фомин.

ТР Җәмәгать палатасының икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча комиссиясе җитәкчесе, "Киләчәк хакында күпьяклы диалог: "2030 стратегиясе"н гамәлгә ашыруда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның роле", "Экология, сәламәт яшәү рәвеше, кешенең яшү мохите - җәмгыять турында кайгырту" секцияләре вәкиле Тимур Халиков, утырышта катнашучыларны үзе катнашкан секцияләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.

ТР Җәмәгать палатасының гражданлык институтлары җәмгыяте үсеше комиссиясе җитәкчесе Кирилл Пономарев, ТР Җәмәгать палатасының белем бирү һәм мәгариф комиссиясе әгъзасы Ләлә Бикчәнтәева да үзләре булган секция эшчәнлекләре нәтиҗәләрен пленар утырышта катнашучыларга бәян итте.

Пленар утырышта чыгыш ясаган Артем Шадрин сүзләренчә, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның саны РФда хәзер 132 меңгә җиткән, 2011 елда алар 97 мең чамасы булган. Ул шулай ук мондый оешмаларны финанслау мәсьәләсен дә күтәрде һәм дәүләт тарафыннан финанслану буенча Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары РФда беренче бишлеккә керүен искәртте.

Иосиф Дискин чыгышында гражданлык җәмгыятендәге үзгәрешләр һәм аның үсешенә игътибарын юнәлтте. Аеруча да культураның социаль статусы төшүе, аның роле кимүе, гаилә кыйммәтләре бетү, хакимияткә ышану һ.б. мәсьәләләрне яктыртты ул һәм гражданлык кыйммәтләренең соңгы 10 елда артуы күзәтелүен искәртте.

ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов секция нәтиҗәләре белән танышуын һәм социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның актуаль мәсьәләләргә игътибар бирелүенә тагын бер кат инануын искәртте һәм II форум уздырылганнан соң күп нәрсә үзгәрүен ассызыклады. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру җәмәгатьчелекнең эшчәнлеге нәтиҗәсе, дип атады ул. "Сәламәтлек саклау, белем бирү, хокук саклау, хокукый белем бирү, социаль яклау, хәйриячелек, мәдәният өлкәләрен актив җәмәгатьчелектән башка хәзер күз алдына да китереп булмый. Республиканың күпчелеге эшлекле һәм инициативалы, гражданлык позицияле булган кешеләр, - диде  һәм республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде. - Дәүләт һәм гражданлык җәмгыятенең партнерлык мөнәсәбәтләре бер-берсенең социаль йөкләмәләрен тану һәм үзара кызыксынуга корылган. Социаль юнәлештә эш алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның Казанда ресурс үзәге ачылу да уңай нәтиҗәләр бирде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм шундый үзәкләрне республиканың башка калаларында да булдырырга кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга ел саен 10 миллион сум күләмендә грант бүлеп биреләчәген дә хәбәр итте.

Муниципаль программаларның әлеге оешмалар өчен зур ярдәм булуын искәртте Татарстан җитәкчесе, Алабуга, Түбән Камада шундый программалар эшләвен үрнәк итеп куйды. "Быел Татарстан Җәмәгать палатасы оешуга 10 ел тула. Шул вакыт эчендә ул җәмәгать оешмалары үзәгенә әверелде һәм аның дәрәҗәсе төбәкара дәрәҗәдә үсте. Республикада барлык җитди карарлар да Җәмәгать палатасы фикерен исәпкә алып кабул ителә, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм ТР Җәмәгать палатасына республика парламентына закон инициативалары белән чыгу хокукын бирү мөмкинлеге хакында хәбәр итте. Бу гамәл Җәмәгать палатасының дәрәҗәсен күтәрүен искәртте ул. Республика Җәмәгать палатасы рәисененең әлеге палата әгъзалары бу оешмада ике ел гына эшләү хокукына ия булырга һәм җәмәгать оешмалары советларына элеккеге түрәләрне сайламаска дигән фикер белән килешүен дә белдерде.

Республика җитәкчесе шулай ук ММЧ вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә йөкләмә бирде һәм форум резолюциясендәге ММЧ вәилләре арасында форумны иң яхшы яктыртучылар арасында конкурс үткәрергә дигән пунктны хуплавын әйтте.

Пленар утырышның азагында Рөстәм Миңнеханов ТРда гражданлык җәмгыяте институты үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә ТР Президенты премиясе, дипломнар һәм хөрмәт билгеләре тапшырды.

Әлеге конкурста Татарстан муниципаль районнарыннан 80ләп социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма катнашкан. Форумны ТР Җәмәгать палатасы оештырган. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20