Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2016

Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобильләр юбилее җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

 Казанның Kazanring автодромында Х Халыкара тарихи автомеханика фестиваленең йомгаклау этабы үтте. Җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләр тапшырырга чара үткән урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобиль руле артында килде. Шунысын да әйтик, бәйрәмнән республика лидеры ретромотоциклда китте.

200 борынгы автомобильдән (биредә Германия, Литва, Польша һәм Япониядән килүчеләр дә бар иде) конкурс жюрие иң яхшы машиналарны сайлап алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Иң озын гомерле автомобиль» номинациясендә җиңүче дип Екатеринбургтан килгән Анатолий Скоробогатыхның 1901 елда чыгарылган Oldsmobile танылды.

«Фестивальнең уникаль проекты» номинациясендәге призны  Самара музее 1937нче елгы Packard Twelve белән алды. «Фестивальнең иң яшь катнашучысы» итеп Казаннан Тимур Бикбулатов аталды, ул 1986 елгы «Рига» мопеды белән килгән.

12 автомобиле һәм мотоциклы өчен Чаллыдан Заһид Афзалов «Фестивальнең иң зур коллекциясе» номинациясе дипломанты булды. Казанлы Владислав Смешников «ГАЗа-21 «Волга»сы 56 еллык тарихлы булып чыкты. 1908 елгы «Озын гомерле мотоцикл» призы Айдар Ибәтуллинга тапшырылды.

«Бездә ретроавтомобильләр мондый сыйфатта һәм мондый санда булганы юк иде әле. Киләчәктә дә булган традицияне сакларбыз дип ышанам. Кешеләр бу өлкәгә кызыксынып карый, бу кирәкле. Рәхмәт сезгә”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Президенты.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе һәм «ГАЗ-21» авторетроклубы президенты Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең ун ел эшләвендә күп нәрсәләргә ирешелгәнне әйтеп узды. Ретромашиналарны бәһалаучы һәм кызыксынучы клуб әгъзалары арта, автомобильләрне бәяләү өчен техник комиссия барлыкка килә. Катнашучылар географиясе киңәя.

“Хәзер безгә зур музей булдыру турында уйларга кирәк. Күбрәк кешегә һәм кунакларыбызга күрсәтергә дә булыр иде. Бу авыр мәсьәлә, без әле аны өйрәнәбез, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Барлык катнашучыларга да юлларда имин йөрүләрен, һәлакәтләргә юлыкмауларын телим. Һәм 2006 елда клубны булдырганда әйтелгәннәрне истә тотыйк: әгәр дә алда ретроавтомобиль бара икән, сигнал бирми үтмә. Бу безнең тарихны саклаучы кешегә ихтирам билгесе”.

Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләгәннән соң Рөстәм Миңнеханов ретромотоциклда XXI Татарстан Республикасы Президенты Кубогына һәм ралли-кросс буенча үтүче ярышлар урынына китте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20