Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2015

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Анда төбәкләрнең икътисадый тотрыклылыгын арттыру һәм вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү чаралары буенча фикер алыштылар.

Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Бүгенге икътисадый ситуациядә өстән кушканнарны көтеп ятарга ярамый, ә регионнарда барысын да алдан күреп эшли белергә кирәк, — дип белдерде Владимир Путин. Ул кризиска каршы планнарда каралган чараларның регионнарда нәтиҗәле булуына өмет белдерде.

Региональ бюджетларны кыскарту турында сөйләгәндә, Россия Президенты, болай гына "механик рәвештә кыскарту"  — һәрчак дөрес алым була алмый, диде. Ул искәрткәнчә, федераль Хөкүмәт икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүнең кризиска каршы планын гамәлгә ашыруга керешкән инде.
— Федерация субъектлары тиешле планнарын эшлиләр һәм эшләделәр дә инде. Иң беренче нәүбәттәге кыенлыкларны бетерүгә юнәлгән чаралар һәм ысуллар — аеруча мөһим һәм тиешле нәтиҗәсен бирер, дип уйлыйм, — дип ассызыклады Владимир Путин. Ул шулай ук хәзерге вакытта регионнарга базарларда үз товарларын урнаштырырга ярдәм итәрлек чаралар эшләнелүен дә әйтеп узды. Аерым алганда, алар дәүләт бюджетыннан түләү хакларын киметкән килеш кредитлар алу белән капланырга мөмкин.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20