Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

Рөстәм Миңнеханов: "РФ Президенты кубогын кабул итү безнең өчен бик зур дәрәҗә"

Рөстәм Миңнеханов: "РФ Президенты кубогын кабул итү безнең өчен бик зур дәрәҗә"Казанда башланган авыр атлетика буенча РФ Президенты кубогын кабул итү Татарстан өчен бик зур дәрәҗә. Бу хакта турнирны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда турнирны ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты

"Казанда РФ Президенты кубогына кабул итү безнең өчен бик зур дәрәҗә. Без ярышлар югары дәрәҗәдә узар һәм шәһәребез катнашучыларга ошар дип ышанабыз. Уңышлар сезгә", - диде республика Президенты.

Халыкара авыр атлетика федерациясе вице-президенты Александр Герасименко, үз чиратында, 2011 елда гамәлгә кулган турнирның тормышта үз юлын табуын ассызыклады. "РФ Президенты кубогы -  ул халыкара бренд, аны һәр илдә беләләр. Аңа нигез салынган көннән алып алты дөнья рекорды куелды", - дип хәбәр итте ул.

Халыкара авыр атлетика федерациясе генераль директоры Аттила Адамфи турнирның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Биредә турнирда катнашучылар өчен яхшы шартлар булдырылган. Без Казанда үзебезне һәрчак өебездәге кебек хис итәбез", - дип белдерде ул.

РФ Президенты кубогы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына сайлап алу этапларының берсе санала. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр 5әр мең доллар алачак, гомум зачетта җиңгән команда Россия Президенты кубогы белән бүләкләнә. Ярышларда 11 илдән 40ка якын спортчы катнаша.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20