Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.12.2015

Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары губернаторлары нәтиҗәлелеге рейтингында икенче булган

Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары губернаторлары нәтиҗәлелеге рейтингында икенче булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Константин Костин җитәкчелегендәге Гражданнар җәмгыятен үстерү фонды тәкъдим иткән 11нче губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингында лидерлар өчлегенә кергән.

Фондның алдагы, унынчы рейтингы белән чагыштырганда, Рөстәм Миңнеханов өч баскычка күтәрелеп, икенче урынны алган. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, Татарстан Президентын Ямал-Ненец автономияле округы башлыгыннан нибары 1 балл аерып тора.

Тикшеренүгә аңлатма язунынан күренгәнчә, РФ төбәге җитәкчесе рейтингында Рөстәм Миңнехановның үсеш нигезен, беречне чиратта, социаль-икътисади факторлар тәшкил итә. Экспертлар республика җитәкчеләренең сәнәгый җитештерүне үстерүгә ярдәм итү буенча тырышлыгын игътибарга алган.

11 чыгарылыш рейтингында катнашучылар саны Россия субъектларының гомум санына тиңгәлләшеп, 85кә җиткән.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20